Ярминкә кысаларында бүген иртән республикабыз башкаласы кунагы, билгеле язучы Олег Рой журналистлар белән очрашты һәм сорауларга җавап бирде.
Язучы әйтүенчә, быел ул китап бәйрәменә яңа проект белән килгән. Заман әдәбияты вәкиле яңа әсәрләрен тәкъдим итәчәк. Ул СВО темасының мөһим урын биләвен дә ассызыклады.
Олег Рой билгеләвенчә, “Китап-Байрам” ярминкәсе төрле буын кешеләре өчен мөһим әһәмияткә ия. Моны ул үткән елгы китап бәйрәменнән алган кичерешләреннән чыгып та әйтә. Язучы Уфа һәм Башкортстан турында да яхшы фикердә калган. "Бу – искиткеч бәйрәм! – диде ул. – Монда һәркем күп фәһем алачак".
Бүген сәгать 15.00дә Олег Рой укучылары һәм әдәбият сөючеләр белән очрашачак. Язучы ярминкә кунаклары өчен үзе, иҗаты турында сөйләячәк, әдәби яңалыклары белән уртаклашачак. Мәскәү кунагы белән очрашуга килми калмагыз!
Автор фотосы.