+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
30 Май 2025, 06:32

Сөт җитештерүдә безгә тиңнәр юк!

Мәскәүдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында катнашты һәм чыгыш ясады. Анда ил Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Патрушев, Русиянең авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут, федераль һәм төбәк власть органнары, фәнни һәм мәгариф учреждениеләре экспертлары катнашты.

Утырышта Русия агросәнәгать комплексының узган елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды, шулай ук киләчәккә стратегик бурычлар билгеләнде.

Коллегиядә катнашучыларга ил Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин видеомөрәҗәгать юллады. Ул тармак үсешенең төп юнәлешләрен билгеләде.

– Русия Президенты 2030 елга агросәнәгать тармагында җитештерү күләмен 25 процентка арттырырга кушты, ә продукция экспорты 1,5 тапкыр артырга тиеш, – диде Михаил Мишустин. – Без Азык-төлек хәвефсезлеге доктринасын гамәлгә ашыруны дәвам итәбез. Ул инде бөртеклеләр, үсемлек мае, шикәр, ит, балык буенча үтәлгән булса да, кайбер позицияләр буенча төп күрсәткечләр әлегә түбән. Шул исәптән – үзебезнең селекция орлыклары буенча. Шул ук вакытта уңай динамика да күзәтелә. Узган ел нәтиҗәләре буенча бу өлкәдә үз-үзеңне тәэмин итү 67 проценттан артып киткән, ә кайбер бөртекле культуралар буенча Русиядә җитештерелгән орлыклар хәтта күбрәк тә. Башка юнәлешләр буенча да казанышлар бар.

Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Патрушев үз чыгышында азык-төлек продукциясен эшкәртүдәге хәлне контрольдә тотуның мөһимлеген ассызыклады, чөнки ул кулланучылар базарына турыдан-туры йогынты ясый.

Дмитрий Патрушев экспорт белән бәйле хәлгә аерым тукталды. Узган елда Русия беренче тапкыр 109 миллион тонна азык-төлек продукциясен экспортка озаткан, бу – тармак өчен рекордлы күрсәткеч. Киләчәктә дә тышкы сәүдә эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү мөһим.

Илнең авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут агросәнәгать комплексы үсеше турында җентекле сөйләде. Ул, аерым алганда, чәчү кампаниясе барышына тукталды һәм язгы чәчүнең актив фазада булуын билгеләде. Быел илдә ашлык узган елга караганда күбрәк җыеп алынырга мөмкин. Министр хәбәр итүенчә, быел чәчүлек мәйданнары 1 миллион гектарга арткан һәм 84 миллион гектар тәшкил итә.

Башкортстан Башлыгы үз чыгышында республика агросәнәгать комплексының соңгы еллардагы эш нәтиҗәләренә тукталды, шулай ук, тармак үсешендәге өстенлекле юнәлешләр турында сөйләде.

– Башкортстан, алдынгы авыл хуҗалыгы төбәкләренең берсе буларак, илебезнең азык-төлек иминлегенә зур өлеш кертә. Без күп күрсәткечләр буенча алдынгы позицияләрне саклыйбыз. Катлаулы һава шартларына карамастан, узган ел аграр продукция җитештерү күләме 14,2 процентка артты. Федераль ярдәм күләме узган ел 2,9 миллиард сумнан агымдагы елда 4,2 миллиард сумга кадәр артты. Бу – бик зур ярдәм. Узган ел республикада 3 миллион тоннадан артык ашлык җыеп алынды. Техник культуралар – шикәр чөгендере, майлы культуралар җитештерү буенча рекордлы күрсәткечләргә ирешелде. Мәсәлән, майлы культуралар җитештерү 38,5 процентка артты. Әле республикада язгы кыр эшләре актив бара.

Планлаштырылган мәйданнарның 75 проценттан артыгында чәчелгән. Быел чәчүлек мәйданнары 2,8 миллион гектар тәшкил итәчәк. Барлык ресурслар – орлыклар, финанслау, ягулык-майлау материаллары белән без тәэмин ителгән. Эшләрне планлы рәвештә алып барабыз, – диде Радий Хәбиров. – Безнең төп тармак – терлекчелек. Авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысыннан күбрәге аңа туры килә. Соңгы биш елда агросәнәгать комплексы оешмаларында һәм фермер хуҗалыкларында терлек һәм кош ите җитештерү – 40 процентка, сөт җитештерү 6,5 процентка артты. Узган ел йомгаклары буенча үсеш: терлек һәм кош ите җитештерү – 3,8 процент, сөт – 2,7 процент. Гомумән, без 794 мең тонна сөт җитештерәбез, ә 2030 елга бу күрсәткечне 1 миллион тоннага җиткерергә планлаштырабыз.

Утырышта катнашучылар ил төбәкләре буенча авыл хуҗалыгын үстерүнең актуаль мәсьәләләре, шулай ук тармакка дәүләт ярдәме чараларының нәтиҗәлелеге турында фикер алышты.

Русия Дәүләт думасының Аграр комитеты башлыгы Владимир Кашин Башкортстанның агросәнәгать комплексындагы казанышларын югары бәяләде.

– Башкортстан илдә сөт җитештерү буенча лидерлар позициясен били. Башка төбәк губернаторлары бу тәҗрибәне үрнәк итеп алырга тиеш. Бу уңыш – системалы эш нәтиҗәсе, – диде Владимир Кашин.

Читайте нас