+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
30 Май 2025, 08:02

Волонтерлар ярдәмгә килергә һәрчак әзер!

«Китап-Байрам» III Халыкара китап ярминкәсендә волонтерлар да эшли.

Волонтерлар ярдәмгә килергә һәрчак әзер!Волонтерлар ярдәмгә килергә һәрчак әзер!
Волонтерлар ярдәмгә килергә һәрчак әзер!
Бу эшкә 24 кеше җәлеп ителде, дип хәбәр итте оештыручылар. Аларның бурычы - кунакларга Уфаның Совет мәйданында бүгеннән 1 июньгә кадәр дәвам итәчәк китап ярминкәсенең активлык зоналарында аларны кызыксындыручы урыннарны табарга ярдәм итү.

Волонтерлар ике сменада эшләячәк. Аларны ак жилетларыннан тану җиңел.

Исегезгә төшерәбез: бүген республика башкаласында «Китап-Байрам» Халыкара ярминкәсе эшли башлады. Аның җентекле программасын рәсми сайтта карарга мөмкин: https://kitap-bayram.ru/programma-mezhdunarodnoj-knizhnoj-jarm/

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас