

Форум эшенең өч көне дәвамында китапханәләр, нәшриятлар, ярминкә кунаклары китаплар белән уртаклашты. Бүген китапларны Уфа хосписына һәм балалар социаль учреждениеләренә тапшырдылар. Шулай ук, хәйриячеләр ярдәме белән оешмаларга китап алу өчен сертификатлар тапшырылды.
— Бездә китапханәләре булган дүрт кышкы бакча бар, алар балалар һәм өлкәннәр бүлегендә урнашкан. Алынган басмаларны яшь категорияләре буенча сортларга аерабыз. Кайвакыт пациентлар китапларны үзләре белән алырга рөхсәт сорый. Шуңа күрә безгә һәрвакыт яңалары кирәк. Без үзебезнең китап фондын даими тулыландырабыз, - дип сөйләде «Уфа хосписы» франдрайзеры Руфина Боскынова.
Моннан тыш, бүләкләр «Балачак» гаилә тәрбиясенә ярдәм итү үзәгенә, «Салават күпере» социаль һәм коррекцион ярдәм үзәгенә, Учалының - «Гаилә» , Уфаның «Бергә» гаилә үзәкләренә, авыру балаларга ярдәм итү «Үзенчәлекле балалар» хәйрия фондына, Күгәрчен районының «Самрау» гаилә тәрбиясенә ярдәм итү үзәгенә һәм башкаларга тапшырылды.