1 июньдә, Балаларны яклау көнендә, Уфаның Совет мәйданында Башкортстанның җыелма балалар хоры чыгышы булды, анда республика Башлыгы Радий Хәбиров та катнашты.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган концерт «Китап-Байрам» III Халыкара китап ярминкәсенең финал аккорды булды. 600 кешедән торган җыелма хор составында - бөтен республикадан балалар музыкаль белем бирү оешмаларының 20 коллективы. Концерт программасына 17 әсәр кергән – бу танылган патриотик җырлар, туган җир һәм Җиңү турында композицияләр.
Концерттан соң Радий Хәбиров коллективның сәнгать җитәкчесе Алсу Хәсбиуллина белән аралашты, ә журналистлар белән әңгәмәдә балалар ансамбле чыгышы форумның көчле эмоциональ тәмамлануы турында әйтте.
- Миңа калса, бу ярминкәнең иң яхшы тәмамлануы булды. Бер сәхнәгә төрле районнардан балалар җыелган, шундый тирән, патриотик җырлар яңгырый - бу көчле тәэсир калдыра. Без кайчандыр бик популяр булган җыелма хорлар чыгышлары практикасының яңадан тергезелүен телибез, - диде республика җитәкчесе.
Төбәк Башлыгы, шулай ук, «Китап-Байрам» ярминкәсенә йомгак ясады.
- Форум бик файдалы һәм игелекле булды. Беренче ике көндә анда 120 меңнән артык кеше килде, ә кунакларның гомум саны, мөгаен, 200 меңнән артып китәр, – диде Радий Хәбиров. - Мәйданда тормыш дәвам итә - киләсе атнада биредә Русия уенчыкларына багышланган «Айда играть» фестивален ачачакбыз. Бу да - мөһим һәм кирәкле тарих.