"Башгидромет" мәгълүматларына караганда, бүген көндез республикада кыска вакытлы яңгырлар, яшен, локаль яңгырлар, боз явуы көтелә. Җил көньяктан уртача, яшен вакытында көчле. Көндез температура +24, +29°.
Сишәмбе, 3 июньдә төнлә республикада, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, яшенле яңгырлар булуы ихтимал. Җил көнбатыштан уртача, урыны белән көчле. Һава температурасы төнлә +9, +14°, көндез +17, +22°.
Чәршәмбе, 4 июньдә төнлә һәм көндез кыска вакытлы яңгырлар ява, яшенле яңгырлар булуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача, көндез урыны белән кискен. Һава температурасы төнлә +9, +14°, көнчыгышта +4°, көндез +19, +24°.
Автор фотосы