

Кичә Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсе вакытында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров СВОда катнашучы Артем Баймөхәммәтовны генерал Шәйморатов медале белән бүләкләде. Яугир билгеләп үтүенчә, Ватанга хезмәт итү һәм ил мәнфәгатьләрен яклау – аның өчен зур дәрәҗә. “Җиде ай элек мин илемә ярдәм итү һәм җиңүне якынайту өчен үз теләгем белән хәрби хәрәкәтләр зонасына юлландым. Төп шатлыгым – җиңүгә шәхсән үз өлешемне кертә алуым. Безнең солдатлар – геройлар. Аларның һәрберсендә герой рухы бар”, – диде яугир.
Уфаның Нагаево бистәсендә тиздән 260 урынлык балалар бакчасы ачылачак. Бу хакта атналык оператив киңәшмәдә җиткерелде. Төбәк Башлыгы шәхсән үзе онлайн режимда яңа белем бирү объекты төзелешенә старт бирде. “Бүген мәгариф учреждениеләрендә урыннар җитмәүдән бик интеккән Нагаевода “Гаилә” федераль гомумдәүләт проекты буенча 260 урынлык зур балалар бакчасы төзи башлыйбыз”, — дип белдерде төбәк җитәкчесе.
Төзелеш оешмасы җитәкчесенә мөрәҗәгать итеп, Радий Хәбиров объектны вакытында төзеп бетерергә кушты. Ул, шулай ук, барлык төзелеш эшләре дә сыйфатлы башкарылачагына ышаныч белдерде.
Киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Салават Юлаев һәйкәлен реставрацияләү турында да сөйләде. Ул билгеләп үтүенчә, һәйкәл күптән реставрация таләп итә. Барлык тиешле анализлар ясалган, берничә эксперт учреждениесе җәлеп ителгән һәм һәйкәлне реставрацияләү буенча тиешле чаралар планы төзелгән.
Русиянең Сәнгать академиясе һәйкәлне реставрацияләү тәртибен экспертлар белән тәэмин итәчәк. Хәзерге вакытта инде эшне башлау графигы билгеләнгән, реставрация документациясе һәм финанслау чыганаклары бар. Тикшеренүләр күрсәтүенчә, зарарланулар тыштан гына түгел, эчтән дә бар. Каркас белән эшләү аерым игътибар таләп итә. Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Рөстәм Газизов ассызыклавынча, бүгенге көндә, экспертларның һәйкәлнең техник торышы турындагы бәяләмәсеннән чыгып, аны саклау буенча эш комплексын кичекмәстән уздыру таләп ителә. Һәйкәлне саклау чарасын өч этапта башкару планлаштырыла. Бу чорда, 30 июньнән, Салават Юлаев мәйданы ябылачак. Ә аны тантаналы ачу 2027 елның 11 октябренә тәгаенләнгән.
Радий Хәбиров 6 июньдә республикада Корбан бәйрәмен үткәрү буенча йөкләмәләр бирде. “Корбан чалу өчен бөтен кирәкле шартларны тудыру зарур. Бәйрәм чараларын оештыруда руханиларга ярдәм итүегезне һәм барлык тәэмин итүче хезмәтләрнең кизү торуын оештыру буенча чаралар күрүегезне сорыйм”, – диде ул.
Ветеринария буенча дәүләт комитеты башлыгы Азат Җиһаншин билгеләп үтүенчә, Корбан бәйрәме чорында республикада барлыгы 60 махсус терлек сую мәйданчыгы җиһазландырылачак, шул исәптән икесе – Уфада. 9 мең баш хайванны чалу планлаштырылган, шуларның 3 меңе – Уфада. Махсус мәйданчыкларда терлекләрне сую ветеринар хезмәтләр контролендә теркәлгән маллар өчен генә башкарылачак.
Радий Хәбиров Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаровка балаларның җәйге лагерьларын ремонтлау буенча максатлы программа уйларга кушты. “Бу юнәлештә республика программасын кабул итәргә кирәк булыр. Авырлыкларга карамастан, без бит колледжларга акча табабыз, инде нәтиҗәләрне күрәбез, Уфада сәламәтлек саклауның беренчел звеносына да акча таптык. Миңа калса, бу хәтта кызыклы эш тә булачак. Ел саен акрынлап акча бирә башларга кирәк. Без ике ел “Орленок”ны ремонтладык, ә андый лагерьлар бездә дистәләгән булырга тиеш. Һәм тулаем алганда барысын да тәртипкә китерергә кирәк”, – дип йөкләде төбәк җитәкчесе.