

Анда Русия мәгариф министры урынбасары Андрей Корнеев, Балалар товарлары индустриясе предприятиеләре ассоциациясе президенты Антонина Цицулина һәм башкалар катнашты.
Антонина Цицулина безнең төбәкнең балалар тармагына зур игътибар бирүен билгеләп үтте. Андрей Корнеев балалар уенчыгының мәдәни традициянең бер өлеше булырга тиешлеген ассызыклады һәм үзебезнең илдә аларны күбрәк җитештерү мөһимлегенә басым ясады. Ул күптән түгел балалар бакчаларына тиешле уенчыкларның исемлеге расланганын, балалар товарлары индустриясен үстерү планы өстендә эш баруын белдерде.
Башкортстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Светлана Антипина билгеләвенчә, балалар уенчыгы – тирән тема.
- Балачакта уен – кешенең иң мөһим кыйммәте. Уен һәм уенчыкларда гаилә традицияләре чагыла, бала уен аша күп нәрсәгә өйрәнә ала, - диде ул.
Мәгариф министры урынбасары төбәктә 959 балалар бакчасы булуын һәм анда ике йөз меңгә якын бала тәрбияләнүен әйтте. Ил Президенты куйган бурыч үтәлгән – һәр балага вакытында бакчага юллама бирелгән. Ул республикада мәгариф өлкәсендәге кайбер тәҗрибәләр турында да сөйләде. Мәсәлән, шәхси балалар бакчаларына сертификатлар бирелү.
Белгечләр дискуссия барышында балалар товарлары тармагын үстерү, җитештерүчеләргә ярдәм чаралары, кулланучылар иминлеген тәэмин итү өчен товарларны сертификацияләү һәм маркировкалау, балалар мәгариф учреждениеләре өчен тәкъдим ителүче уеннар һәм уенчыклар турында сөйләште.
Автор фотосы.