Ул 8 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Чара Башкортстан Башлыгы башлангычы белән үткәрелә, оештыручы – Башкортстан Хөкүмәте. Оештыруда катнашучылар: Русия Федерациясе Федерация Советы, Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Мәгариф министрлыгы ярдәмендә Балалар товарлары индустриясе предприятиеләре ассоциациясе.
Форум — фән, сәнәгать, мәгариф белгечләре һәм ата-аналар җәмәгатьчелеге өчен уен культурасын үстерү, балаларны тәрбияләүдә уеннар һәм уенчыкларның әһәмияте мәсьәләләре буенча уникаль мәйданчык. Быел фестиваль икенче тапкыр уза. Аның төп максаты — Русиянең уеннар һәм уенчыклар җитештерүчеләре ассортиментын, укытуның уен чараларын, медиа-брендларны, рухи-әхлакый, традицион кыйммәтләр формалаштыручы үзебезнең геройлар һәм мульт-персонажлар ретроспективаларын күрсәтү.
Бәйрәмнең рәсми ачылышы алдыннан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм фестиваль кунаклары, Совет мәйданында урнашкан тирмәләрдә йөреп, балалар, тәрбиячеләр, әти-әниләр белән аралашты.
Балалар, Башкортстан Башлыгы белән фотога төшәргә теләп, аны сырып алды, ул нәниләрнең һәм үсмерләрнең теләген ихлас үтәде. Радий Фәрит ул алар белән бергәләп хәтта рәсем дә ясады, шахмат уйнады, курчакларның чәчләрен дә үрде.
Менә күзне чагылдырырлык итеп киенгән нәни артистларның җыр-биюле матур чыгышлары белән бәйрәмнең рәсми өлеше ачылып китте. Матур тамашадан соң сәхнәгә мәртәбәле кунаклар менде. Башкортстан Башлыгы һәммәсен ихлас сәламләде.
—Без бу фестивальгә бик җитди карыйбыз. Аның төп максаты — балаларны тәрбияләүдә уеннарның һәм уенчыкларның никадәр әһәмиятле икәнен күрсәтү. Яшь буынның нинди булып үсәчәгендә уенчык бик зур роль уйный. Уенчык дөрес булырга һәм без шундый уенчыклар булдырырга тиеш,— диде ул. —Сәнәгать индустриясен үстерү мөһим. Соңгы елларда без уенчыклар җитештерүне арттырдык. Бүген бу максатта җитди киңәшмә үткәрәчәкбез.
Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова бәйрәмгә җыелучыларны Федераль җыелышның Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко исеменнән сәламләде, матур теләкләрен җиткерде.
Шулай ук, сәламләү сүзе белән Балалар товарлары индустриясе предприятиеләре ассоциациясе президенты Антонина Цицулина, “Креатив икътисад” җәмгыяте президенты Мария Монгуш чыгыш ясадылар. Антонина Цицулина Башкортстан Башлыгына бу проект өчен рәхмәт белдерде.
—Безнең искиткеч мәдәни мирасыбыз бар. Моны балачактан ук уенчыклар рәвешендә балаларга белдерергә була, — диде ул, фестивальнең зур әһәмияткә ия булуын ассызыклап.
«Айда/Әйҙә уйнарга» форумы кысаларында бүген Совет мәйданында «Яраткан мультипликацион герой» дип аталган асфальтка рәсем төшерү фестивале уза. Гомумән, якшәмбегә кадәр Уфаның Совет мәйданы гөрләп торачак. Бәйрәмдә балалар өчен кызыклы һәм фәһемле осталык дәресләре, тамашалар каралган. Бик күп уенчыклар тәкъдим ителә.
“Айда/Әйҙә уйнарга" Бөтенрусия уенчыклар һәм уеннар фестивале — балаларга да, өлкәннәргә дә шатлык һәм елмаю бүләк итүче гаҗәеп вакыйга. Бу форум — күргәзмә генә түгел, ә чын могҗизалар иле, анда һәркем иҗат, күңел ачу һәм илһам дөньясына чума алачак.
Динар Кәлимуллин фотолары.