"Башгидромет" мәгълүматларына караганда, бүген республикада кыска вакытлы, төнлә урыны белән көчле, кайбер районнарда яшенле яңгырлар явачак. Көньяк-көнчыгышта явым-төшем юк. Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатышка күчеп, уртача, кайбер районнарда көчле. Көндез температура +18, +23° булачак.
Җомга көнне, 6 июньдә, урыны белән кыска вакытлы, яшенле яңгырлар булуы ихтимал. Җил төньяк-көнбатыштан, төньяктан уртача, урыны белән кискен. Һава температурасы төнлә +7, +12°, көндез +20, +25°.
Шимбә көнне, 7 июньдә, явым-төшем көтелми, көньяк районнарда бераз яңгыр явуы ихтимал. Төньяк җиле уртача. Һава температурасы төнлә +7, +12°, көндез +21, +26°.
Якшәмбе, 8 июньдә һава температурасы төнлә +19°, көндез +27° тәшкил итәчәк. Явым-төшем фаразланмый.
Автор фотосы.