

- Уенчык ул, беренче чиратта, үсеш коралы, - ди Юрий Петрович. - Бала тумыштан алып өч яшькә кадәр предмет дөньясын үзләштерә. Башта күреп кабул итү бара, ә ул уенчыкны кулына алганда бу күрү образын аңлый. Аннары бала уенчык өслеген тоя һәм башкалар. Шул рәвешле, кабул итүнең барлык модальләре дә үсеш ала.
Соңрак, өч яшьтән алты яшькә кадәр, балалар сюжетлы-рольле уеннарны үзләштерә — «кыз-әниләр», «доктор», «автобус йөртүчесе», дип аңлата эксперт. Бу эшчәнлек аша алар олы кешенең образын, ситуациясен сынап карарга тырыша. Шулай ук сүз социализация элементы турында бара — уенчык аша мәдәни код трансляцияләнә. Эксперт ассызыклый: чыннан да үстерә торган уенчыклар бар, хис-кичерешләргә исәпләгәннәре дә бар, шул исәптән ата-аналарныкы да - индустрия алардан акча эшли.
- Җитештерүче конкрет уенчык белән уйнауның нәрсәгә китерүе өчен ата- аналар һәм балалар алдында җаваплы булырга тиеш», - дип ышана Юрий Зинченко.
Шул ук вакытта ул балалар уенчыклары индустриясендә ил традицияләрен тергезү белән бәйле уңай тенденцияне билгеләп үтте.