+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
6 Июня 2025, 17:26

Күршелек, хөрмәт, үзара ярдәмләшү бәйрәме бүген!

Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров халыкны Корбан бәйрәме белән котлады.

Күршелек, хөрмәт, үзара ярдәмләшү бәйрәме бүген!Күршелек, хөрмәт, үзара ярдәмләшү бәйрәме бүген!
Күршелек, хөрмәт, үзара ярдәмләшү бәйрәме бүген!

 

“Хөрмәтле Идел буе федераль округында яшәүчеләр! Мөселманнарны төп бәйрәмнәрнең берсе – Корбан бәйрәме белән котлыйм!
Бу көн авырлыклар кичерүчеләргә ярдәм итү зарурлыгын ассызыклый, кайгыртуның һәм катнашуның мөһимлеген искә төшерә. Күршелек, хөрмәт, үзара ярдәмләшү - безнең зур илебезнең көче шунда.

Идел буе федераль округының мөселман җәмгыятьләре төбәкләр үсешенә, тынычлыкны, татулыкны һәм гражданнар бердәмлеген ныгытуга зур өлеш кертә. Моның өчен сезгә рәхмәт. Сезгә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм җан тынычлыгы телим!” – диелә Игорь Комаровның котлавында.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас