+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
6 июнь 2025, 14:14

Радий Хәбиров Хәйбулла районында Сабантуйда катнашты

Бүген Хәйбулла районына эш сәфәре вакытында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Акъяр авылының «Уңыш» стадионында муниципаль Сабантуйда булды.

Радий Хәбиров Хәйбулла районында Сабантуйда катнаштыРадий Хәбиров Хәйбулла районында Сабантуйда катнашты
Радий Хәбиров Хәйбулла районында Сабантуйда катнашты

 

Төбәк җитәкчесе халыкны Корбан бәйрәме һәм Сабантуй белән котлады, аграрийларга яңа уңышлар теләде һәм хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

- Хөрмәтле хәйбуллалыларга намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт, районга мул уңыш һәм киләчәктә дә үсеш телим. Идарә итү командасына һәм муниципалитет башлыгына – кешеләргә хезмәт итү эшендә уңышлар, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.

Республика Башлыгы шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүнең әһәмиятен ассызыклады.

- Хәзер иң мөһим бурыч – сугышчыларыбызга һәрьяклап ярдәм күрсәтү. Бүген биредә үз бурычларын намус белән үтәүчеләр бар. Сез - безнең горурлыгыбыз. Республиканың барлык халкы исеменнән сезгә ихлас рәхмәтемне белдерәм. Без һәрвакыт янәшә һәм сезгә ярдәм итәргә әзер, - диде төбәк җитәкчесе. - Барыгызга да якты, чын-чынлап бәйрәмчә кәеф телим.

Радий Хәбиров шулай ук муниципалитет халкына дәүләт бүләкләре тапшырды.
Тулырак: https://glavarb.ru/ru/news/event/radiy-habirov-prinyal-uchastie-v-prazdnike-sabantuy-v-haybullinskom-rayone-78160/

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас