+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
6 июнь 2025, 09:48

Радий Хәбиров һәлак булган яугирләрнең якыннары белән очрашты

Бүген Акъяр авылында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Хәйбулла районыннан махсус хәрби операциядә һәлак булган Айнур Иделбаев, Наил Әфләтунов, Дамир Хәмәдиев, Рамазан Имангулов һәм Станислав Кусакин гаиләләре белән очрашты.  

Радий Хәбиров һәлак булган яугирләрнең якыннары белән очраштыРадий Хәбиров һәлак булган яугирләрнең якыннары белән очрашты
Радий Хәбиров һәлак булган яугирләрнең якыннары белән очрашты

Төбәк җитәкчесе һәлак булган хәрбиләрнең әти-әниләренең кайгысын уртаклашты һәм яугирләргә сугышчан бурычларны үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен үлгәннән соң бирелгән генерал Шәйморатов орденын тапшырды.

- Сез чын геройлар, искиткеч кешеләр тәрбияләдегез. Республиканың бурычы - сезне кайгырту, балаларыгызның хатыннарына һәм балаларына ярдәм итү. Бездә ярдәм чараларының киң спектры гамәлдә, алардан һичшиксез файдаланырга кирәк, - диде Радий Хәбиров. - Сораулар туса, муниципалитет башлыгы сезгә кирәкле ярдәмне күрсәтергә һәрвакыт әзер. Һәм, әлбәттә, сез - райондагы барлык тантаналы чараларның иң төп кунаклары.

Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, Уфада СВО катнашучылары истәлегенә мемориал төзергә планлаштыралар. Ә обелисклар һәм хәтер аллеялары республиканың һәр муниципалитетында барлыкка киләчәк.

Башкортстан Башлыгы шулай ук очрашуда һәлак булганнарның гаилә әгъзалары биргән сораулар буенча берничә йөкләмә бирде.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас