

Чара кысаларында хакимият органнары җитәкчеләре, экспертлар һәм товар җитештерүчеләр балалар товарлары индустриясе эшенең төп юнәлешләре турында фикер алыштылар. Пленар дискуссиянең темасы - "Киләчәк өчен уен: сәнәгать үсешнең милли максатларына ирешүгә ничек ярдәм итә".
Кереш сүзендә төбәк җитәкчесе үсеп килүче буынны тәрбияләүдә тармакның мөһим ролен ассызыклады.
- Монда уенчык турында уйлаучы битараф булмаган кешеләр җыелган. Без сезнең белән бу сегменттагы илебез товарларының позицияләрен ныгыту белән бәйле катлаулы юл узабыз. Еш кына бу югары маржиналь бизнес түгел, - дип билгеләде Радий Хәбиров. - Мондый продукцияне җитештерү креатив индустриягә әверелде. Уенчыклар - киләчәктә илебез үсеше өчен җавап бирәчәк балаларны тәрбияләүнең мөһим өлеше бит. «Әйдә уйнарга!" фестивале"- бу теманы алга этәрергә омтылучы энтузиастларны берләштерү мәйданчыгы. Форум киләчәктә дә актуаль булачак, ә сыйфатлы Русия уенчыклары ассортименты үсәчәк дип шикләнмим.
Тулырак: https://glavarb.ru/ru/news/event/igrushki--eto-ochen-vazhnyy-strategicheskiy-produkt--radiy-habirov-78090/