+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
6 июнь 2025, 04:25

“Рухи яктан чистарыну бәйрәме бүген!”

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров республика халкын изге бәйрәм белән котлады.  

“Рухи яктан чистарыну бәйрәме бүген!”“Рухи яктан чистарыну бәйрәме бүген!”
“Рухи яктан чистарыну бәйрәме бүген!”

“Хөрмәтле Башкортстан мөселманнары! Сезне чын күңелдән изге Корбан бәйрәме белән котлыйм! Бу мөбарәк көн безгә исламның мөһим кыйммәтләрен – игелек кылуны, рухи яктан чистарыну һәм тынычлык юлыннан баруны искә төшерә. Без ата-бабаларыбыз эшләгән кебек эшләргә - туганнарыбыз һәм якыннарыбыз турында кайгыртырга, мохтаҗларга, Ватанны саклаучыларга ярдәм итәргә, аларның гаиләләренә игътибар күрсәтергә омтылабыз.

Мөселман өммәте тырышлыгы белән республикабызда Исламның күп гасырлык традицияләре саклана, гаилә кыйммәтләре ныгый, рухи мәгариф үсә, яңа мәчетләр төзелә. Башка конфессияләр вәкилләре белән беррәттән, сез безнең күпмилләтле төбәгебезнең чәчәк атуына лаеклы өлеш кертәсез.

Без бай тарихыбыз белән горурланабыз, ата-бабаларыбыз васыятьләрен кадерлибез, яшьләргә әхлакый кыйммәтләрне тапшырабыз. Бүген, илебез өчен катлаулы заманнарда, Ватанны саклау, аны саклаучыларга ярдәм итү безнең буын өлешенә төшкән махсус миссиягә әверелде. Дин әһелләренең һәм дин тотучыларның сугышчыларны тизрәк җиңү белән туган җирләренә кайтулары һәм тынычлык урнаштырулары өчен ихлас догалары барлык милләт һәм дин кешеләренең йөрәкләрен берләштерә.

Бу бәйрәм көннәрендә сезгә һәм гаиләләрегезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, шатлык һәм иң изге теләкләр телим! Үзара ихтирам һәм татулык һәрвакыт безнең уртак йортыбызның – Русиянең ышанычлы рухи таянычы булсын!” – диелә котлауда.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас