+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
6 июнь 2025, 05:49

Туризмны үстерү мәсьәләләре каралды

«Хатын-кызлар бәхете территориясе» Бөтенрусия ачык академиясе кысаларында туризм өлкәсендә эшләүче бизнесменнар, шулай ук эчке туризмны үстерү һәм туристлык объектларында сервис дәрәҗәсен күтәрү белән кызыксынган ял базалары идарәчеләре катнашында «Кунакчыллык территориясе» “түгәрәк өстәл”е узды.  

Туризмны үстерү мәсьәләләре каралдыТуризмны үстерү мәсьәләләре каралды
Туризмны үстерү мәсьәләләре каралды

Глэмпингларның сервис өлешен оптимальләштерү мәсьәләләре каралды, шул исәптән хезмәт күрсәтү стандартларын күтәрү, кунакларга персональләштерелгән якын килүләрне кертү һәм уңайлылыкны арттыруга юнәлтелгән өстәмә хезмәтләр спектрын киңәйтү.

– Глэмпингларны заманча уңайлыклары һәм югары сервис дәрәҗәсе белән үстерү - Башкортстанны туристлар өчен тагын да кызыклырак итүнең менә дигән ысулы. Эчке туризмны һәркемгә дә җәлеп итүчәнрәк һәм аңлаешлырак итү өчен туристлык инфраструктурасын киңәйтүгә һәм кунакчыллыкны арттыруга юнәлдерелгән инициативаларны хупларга әзер, - дип шәрехләде Башкортстан эшкуарлык һәм туризм министры Зөһрә Гордиенко.
Тулырак: https://pravitelstvorb.ru/news/26909/

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас