+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
6 июнь 2025, 08:15

“Әйдә уйнарга" фестивалендә Уфа турында уен тәкъдим иттеләр

Ул республика башкаласының 450 еллыгына багышлангын.  

“Әйдә уйнарга" фестивалендә Уфа турында уен тәкъдим иттеләр“Әйдә уйнарга" фестивалендә Уфа турында уен тәкъдим иттеләр
“Әйдә уйнарга" фестивалендә Уфа турында уен тәкъдим иттеләр

«Мирас саклаучылар» уены Уфа тарихына, аның истәлекле урыннарына, Башкортстанны һәм аның башкаласын данлаган күренекле кешеләргә багышланган.
Яңалык турында уенны эшләгән компания җитәкчесе Евгения Черкасова сөйләде.

- Уенны без Башкортстан сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министрлыгы заказы буенча эшләдек. Ул зур компаниягә исәпләнгән. Бөтен гаилә, дуслар, сыйныфташлар белән уйнарга мөмкин. Биремнәрне үтәп, катнашучылар туган як тарихына чума, уен башкорт халкының кыйммәтләрен ачарга ярдәм итә, - дип уртаклашты проектның нечкәлекләре белән Евгения Черкасова.

Уенның сюжеты шундый. Төп геройлар Гөлназ, Морат, Азамат, Галим һәм Диләрә Уфаның тарихи урыннарына сәяхәткә чыгалар. Һәр адым - риваятьләрдән алып данлыклы якташларыбыз исемнәренә кадәр ниндидер яңалык белү мөмкинлеге ул. Шулай итеп уенчылар алга бара һәм Уфа Кремлен буйсындыра.

Уен ике сәгатьлек сеанска, балалар һәм өлкәннәр аудиториясенә исәпләнгән.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, уенны эшләүчеләр мәйданчыгы фестивальнең барлык көннәрендә дә эшләячәк. Көн саен 15:00дә биредә компаниянең башка уеннарын уйнарга була, ә 8 июньдә «Мирас саклаучылар»уеннары сеансы узачак.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас