+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
8 июнь 2025, 11:05

“Урал-батыр”ның күчермәсе Евразия күчмә цивилизацияләр музеена тапшырылды

Бүген Башкортстан Милли музеенда «Урал-батыр» эпосының факсимиль күчермәсен Евразия күчмә цивилизацияләр музеена тапшыру тантанасы үтте.  

“Урал-батыр”ның күчермәсе Евразия күчмә цивилизацияләр музеена тапшырылды“Урал-батыр”ның күчермәсе Евразия күчмә цивилизацияләр музеена тапшырылды
“Урал-батыр”ның күчермәсе Евразия күчмә цивилизацияләр музеена тапшырылды

Чара “Урал-батыр” эпосы көне уңаеннан оештырылды.

- Ел саен “Китап-Байрам”да уникаль басмалар тапшыру матур традициягә әйләнде. Быел кадерле эпосыбыз музейда урын алачак. Бүген без беренче тапкыр “Урал-батыр” эпосы көнен билгелибез, бу тарихи вакыйга, - диде сәламләү сүзендә Башкортстан мәдәният министры урынбасары Илнур Мухьянов, республика җитәкчелегенң мәдәни мираска бүлгән игътибары өчен рәхмәт белдереп.

Башкортстан Милли музее директоры Рөстәм Исхаков тантаналы шартларда Евразия күчмә цивилизацияләр музее директоры Николай Григорьевка уникаль китапны тапшырды. Алар килешүгә кул куйды.

- Без Мөхәммәтша Бурангулов турында күптән мәгълүмат җыя идек, ул эпосны сөйләүчеләр сүзләреннән язып алган иде, чөнки үзәккә килүчеләр бездән бу турыда еш сорыйлар, - диде Николай Григорьев. - Шуңа күрә без республика җитәкчелегенә «Урал-батыр»ның факсимиль күчермәсе өчен бик рәхмәтле.

Эпосны тапшыру тантанасы курай моңнары, җыр-моң белән үрелеп барды.

Соңыннан тантанада катнашучылар “түгәрәк өстәл” артына җыелды. Сөйләшү “Урал-батыр” эпосы хакында барды. Язучылар, мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләре эпосның тәрбияви нигезе, мәдәнияттә тоткан урыны, эпик мирасны саклап калу мәсьәләләре турында фикер алышты.

«Урал-батыр»ның факсимиль басмасы Русия Фәннәр академиясенең Уфа федеарль тикшеренү үзәгенең тарих, тел һәм әдәбият институты тарафыннан булдырылган һәм 1910 елгы оригиналь язманы кабатлый.

Динар Кәлимуллин фотолары.

 

“Урал-батыр”ның күчермәсе Евразия күчмә цивилизацияләр музеена тапшырылды
“Урал-батыр”ның күчермәсе Евразия күчмә цивилизацияләр музеена тапшырылды
“Урал-батыр”ның күчермәсе Евразия күчмә цивилизацияләр музеена тапшырылды
“Урал-батыр”ның күчермәсе Евразия күчмә цивилизацияләр музеена тапшырылды
“Урал-батыр”ның күчермәсе Евразия күчмә цивилизацияләр музеена тапшырылды
“Урал-батыр”ның күчермәсе Евразия күчмә цивилизацияләр музеена тапшырылды
Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас