

Башкортстанда поши катнашлыгында юл-транспорт һәлакәтендә ир-егет һәм аның дүрт яшьлек улы һәлак булганнар. Ашыгыч хезмәтләрдән хәбәр итүләренчә, авария Краснокама районының Раздолье авылы янында булган. «Skoda Octavia» автомобиле юлга йөгереп чыккан пошины бәрдергән, шуннан соң юл кырыена чыгып очкан һәм агачка килеп бәрелгән.
Водительгә 38 яшь булган, аның улына — дүрт. Һәлак булганнарны машинадан гидравлик инструмент ярдәмендә чыгарганнар.
ЮХХДИ хезмәткәрләре әлеге авария буенча тикшерү үткәрә.
Фото: ЮХХДИ