+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
10 июнь 2025, 14:01

Башкортстанда Донецк Халык Республикасыннан балалар ял итә

Уфада М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында «Университет сменалары» ачылды.

Башкортстанда Донецк Халык Республикасыннан балалар ял итәБашкортстанда Донецк Халык Республикасыннан балалар ял итә
Башкортстанда Донецк Халык Республикасыннан балалар ял итә

Донецк Халык Республикасыннан 48 укучы педагоглар озатуында Уфага Русия Федерациясе Мәгариф министрлыгының мәгариф-туристлык проекты һәм беренчеләр хәрәкәте кысаларында килде.

- Бу - 2025 елда безнең беренче "Университет сменасы". Сменалар БДПУда беренче тапкыр гына узмый, соңгы ике елда гына да әлеге проект кысаларында 500дән артык бала кабул ителгән. Укучыларны белем бирү программасы да, күпсанлы экскурсияләр дә, шәһәребезнең истәлекле урыннары һәм университет инфраструктурасы белән танышу да көтә. Чараларның мөһим темасы, әлбәттә, Бөек Җиңүнең юбилее булачак, - диде смена җитәкчесе, БДПУның технопаркы директоры Сергей Переверзев.

Ачылу тантанасында балаларны һәм аларны озатып йөрүче педагогларны Башкортстан Дәүләт җыелышы–Корылтай депутаты, университет ректоры Салават Сәгыйтов сәламләде.

- Без сезне Башкортстанда һәм университетта кабул итһебезгә шатбыз! Мин ышанам, сез үзегез өчен Русиянех яңа төбәге турында бик күп файдалы, күп кызыклы нәрсәләр белерсез. Безнең ил бик зур һәм күптөрле, әмма безнең барыбызның да уртак яклары күп. Уфага рәхим итегез! Сезгә бездә ошар дип өметләнәм, сез монда тагын кайтырга теләрсез! - диде Салават Тәлгать улы.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас