+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
11 июнь 2025, 13:29

Рәхмәт сезгә, волонтерлар!

«Бердәм Русия»нең иҗтимагый ярдәм штабында М. М. Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабы активистларына «Русия волонтеры» медальләре һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Рәхмәт сезгә, волонтерлар!Рәхмәт сезгә, волонтерлар!
Рәхмәт сезгә, волонтерлар!
Шәйморатовчылар республиканың төрле почмакларыннан килгән, һәркемнең үз язмышы, үз яше, әмма барысын да алгы сызыкта булучыларга ярдәм итү теләге берләштерә.

Иң яшь волонтер Риана Шәмсетдинова - СВОда катнашучының кызы, ул кесә акчаларын гуманитар ярдәм җыюга салган. Кыз дымлы тастымаллар, яра бәйләү материалы сатып ала һәм посылкаларны әтисе хезмәт иткән частька җибәрә.

Мишкә районыннан җиденче сыйныф укучысы Глеб Килмакаев ватык ике мотоциклдан берне җыйган. "Хәзер мотоцикл инде хәрби постта. Аны гуманитар ярдәм составында минем әти илтте. Безнең гаилә СВОда катнашучыларга теләсә нинди юллар белән ярдәм итәргә тырыша", - ди Глеб.

Салаваттан Вера Новинькованы күпләр белә. Аңа 76 яшь булуга карамастан, ул теләсә нинди эшкә бик җиңел тотына, йөзендә - һәрвакыт елмаю.

"2022 елдан волонтерлык белән шөгыльләнәм. Көн саен маскировка челтәрләре үрәбез, коры душ, мендәрләр, окоп шәмнәре ясыйбыз, гуманитар ярдәмне кабул итәбез һәм сортларга аерабыз. Мин бөтен җанымны шул эшемә салам", - ди ул.

Гүзәл Әхмәтдинова Тәтешле районында Шәйморатовның волонтерлык штабы белән 2,5 ел җитәкчелек иткән вакытта фикердәшләре белән 27 гуманитар колонна оештырган, СВО зонасына җибәргән, шул исәптән 34 берәмлек техника, 3 мобиль мунча. Фидакарь хезмәте өчен Гүзәл Илдар кызы «Русия волонтеры» медале белән бүләкләнде.

Күп кенә волонтерларның туганнары СВО зонасында хезмәт итә, кайберләре гомерләрен Ватан өчен биргән. Түбән Балтач авылыннан һәлак булган СВО катнашучысының әтисе Евгений Абдуллин улы истәлегенә сугышчыларга гуманитар ярдәм җыя һәм җибәрә, СВОда катнашучыларның туганнары һәм якыннары өчен чаралар оештыра.

Шәйморатов исемендәге штаб җитәкчесе Эльвира Мацкевич иреклеләргә көн саен ярдәм иткәннәре һәм зур гаилә булып тупланганнары өчен рәхмәт белдерде.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас