+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
11 июнь 2025, 07:25

Телеманара Русия һәм Шәһәр көне белән котлый!

12 июньдә “Башкортстанның РТПЦ” филиалы Русия көне һәм Уфа шәһәре көне уңаеннан телеманарада бәйрәм иллюминациясен кабызачак.

Телеманара Русия һәм Шәһәр көне белән котлый!Телеманара Русия һәм Шәһәр көне белән котлый!
Телеманара Русия һәм Шәһәр көне белән котлый!
Медиафасадта “12 июнь - Русия көне белән!” дигән язу һәм бәйрәм символлары барлыкка киләчәк: алар - Русия флагы, гербы, триколор төсендәге һава шарлары, салют. Шулай ук, башкорт курае, С. Юлаев һәйкәле һәм Дуслык монументы фонында"Туган көн белән, Уфа!" дигән язу логотибы күренәчәк.

Яктыртуның бәйрәм сценарие урындагы вакыт белән 22.30-24.00 сәгатьтә эшләячәк.

Останкино телеманарасы триколор төсләрендә котлау ролигын трансляцияләячәк. Акциядә, шулай ук, Благовещенск, Биробиджан, Братск, Брянск, Бөек Новгород, Воронеж, Иркутск, Калуга, Казан, Кострома, Майкоп, Махачкала, Мурманск, Нальчик, Түбән Новгород, Новосибирск, Омск, Ырынбур, Пенза, Пермь, Дондагы Ростов, Санкт-Петербург, Саранск, Ижау, Сочи, Симферополь, Смоленск, Тамбов, Тверь, Улан-Удэ, Чиләбе, Черкесск, Якутск, Ярославль һәм башка шәһәрләрдәге манаралар катнаша.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас