Көннең икенче яртысында Беларусь Республикасы башкаласы делегациясе «Планета» сәүдә-күңел ачу үзәгендә белорус товарлары җитештерүче предприятиеләр ярминкәсендә булды.
Оештыручылар киң ассортимент тәкъдим иткән: белорус мае, сырлар, казылык, икмәк-булка, кондитер ризыклары, Белоруссиянең алдынгы предприятиеләренең туңдырмасы һәм башкалар. Уфа мэры Ратмир Мәүлиев һәм Минск шәһәр Башкарма комитеты рәисе Владимир Кухарев тәкъдим ителгән продукция ассортименты белән таныштылар һәм кайбер ризыкларны татып карадылар.
Минск делегациясенең Башкортстан башкаласына беренче килү көнен шәһәрнең Мәдәният сараенда узган «Минск дусларын чакыра» сәнгать осталары концерты төгәлләде. Сәхнәдә Минскиның да, Уфаның да халык коллективлары һәм артистлары чыгыш ясады.
- Бу концерт - көннең иң якты ахыры. Белоруссия коллегаларының безгә Шәһәр көне, Русия көне һәм Салават Юлаев көннәре алдыннан ярдәм итәргә килүләре бик мөһим. Бу - бик кыйммәт гамәл, - дип ассызыклады Ратмир Мәүлиев.