+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
11 июнь 2025, 16:30

Уфада Минск көннәре уза

Беларусь Республикасы башкаласы делегациясе кичә килде. 11 июньдә сәфәр программасы Уфаның Җиңү паркындагы чарадан башланды.

Уфада Минск көннәре узаУфада Минск көннәре уза
Уфада Минск көннәре уза

Уфа мэры Ратмир Мәүлиев, Уфа шәһәр Советы рәисе Марат Вәсимов һәм Минск шәһәре башкарма комитеты рәисе Владимир Кухарев, 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларны һәм батырларны искә алып, мемориалларга чәчәкләр салдылар. Монда кунаклар Донецк һәм Луганск шәһәрләренең Уфаның 450 еллык юбилеена бүләк иткән скульптура композициясен карады, ул республика Хәрби дан музее каршында урнаштырылган,

- Бөек Җиңүнең 80 еллыгы күп кешеләр өчен әһәмиятле вакыйга булды, бигрәк тә - яшь буын өчен. Чөнки нәкъ менә яшьләр фашизмны җиңгән бабаларыбызның үлемсез батырлыгын белергә тиеш. Бүген без бу турыда истә тотарга һәм сөйләргә, яңа буыннарга тапшырырга тиеш, - дип билгеләде Владимир Кухарев.

Аннары муниципалитет бинасында «Минск һәм Уфа: тугандашлык - үсешнең яңа драйверы» бизнес-форумы узды.

Ратмир Мәүлиев үзенең сәламләү сүзендә Уфа белән Минск арасындагы дуслык елдан-ел ныгый гына бара, дип билгеләде.

- "Шәһәр дипломатиясе" дигән төшенчә бар, әмма бу безгә кагылмый. Бездә бик күп өлкәләрдә нәтиҗәләр бирә торган иптәшләрчә мөнәсәбәтләр урнашты. Без кайбер мөһим уртак проектларны гамәлгә ашыруны дәвам итәбез, - диде Ратмир Мәүлиев. - Уфада Минск көннәре уза, һәм безнең өчен бу бик мөһим һәм җаваплы. Эштә Белоруссиядән бизнес-бергәлек вәкилләренең зур делегациясе катнаша. Ышанам ки, ике якка да файдалы яңа проектлар нәтиҗәле булачак.

Фото: gorodufa.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас