+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
12 июнь 2025, 16:45

Башкортстан яшьләре Русия көненә акция үткәрде

Русия көнендә, 12 июньдә, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов һәйкәле янында 300ләп актив яшьләр вәкиле Русия Федерациясе флагын җәйде.

Башкортстан яшьләре Русия көненә акция үткәрдеБашкортстан яшьләре Русия көненә акция үткәрде
Башкортстан яшьләре Русия көненә акция үткәрде
Акциядә студентлар, волонтёрлар, шулай ук Донецк Халык Республикасыннан килгән кунаклар - “Универсаль сменалар” мәгариф туристик проекты вәкилләре катнашты.

"Бәйрәмдә булуга һәм аны бергәләп каршы алу белән горурланам. Без Русия белән!" - дип уртаклашты Донецк шәһәреннән акциядә катнашучы Владислав Бильдин.

Акцияне Башкортстанның Яшьләр сәясәте министрлыгы, “Алга-Патриот” иҗтимагый патриотик хәрәкәте һәм республиканың яшьләр оешмалары оештырды.

"Бүген без кешеләрне бер флаг астында, гомум кыйммәтләр һәм тарихи хәтер тирәсендә берләштердек. Республика яшьләре үз илебез һәм аның казанышлары өчен горурлык хисе кичерә", - дип шәрехләде төбәкнең яшьләр сәясәте министры Вито Сабиров.

Фото: Яшьләр сәясәте министрлыгы

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас