+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
12 июнь 2025, 16:40

Радий Хәбиров күргәзмә белән танышты һәм гастрофестивальдә булды

12 июньдә Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия көненә һәм республика башкаласы көненә багышланган «Этно-город» халык-сәнгать кәсепләре күргәзмәсендә булды. Ул «Уфа-Арена» спорт комплексы янәшәсендәге мәйданчыкта оештырылган.

Радий Хәбиров күргәзмә белән танышты һәм  гастрофестивальдә булдыРадий Хәбиров күргәзмә белән танышты һәм  гастрофестивальдә булды
Радий Хәбиров күргәзмә белән танышты һәм гастрофестивальдә булды


"Йолдыз" чатырында төбәк җитәкчесе "Гончар һәм керамика" экспозициясен карады. Археология һәм этнография музее борынгы чүлмәк әйберләре нөсхәләре белән пыяла стенд ясаган. 40 см биеклектәге ваза ясау истә калырлык мизгел булды, анда Радий Хәбиров үзенең инициаллары белән алдан әзерләнгән штамплар ярдәмендә автограф куйды. Вазаны Уфа тарихы музеена тапшырырга планлаштыралар.


Шунда ук төбәк Башлыгына керамикадан сувенирлар, арт-объектлар авторлык эшләрен, "Атмосфера" балалар сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчеләренең әсәрләрен, чүлмәк һәм керамик эшләнмәләрен күрсәттеләр. Һөнәрчеләр белән аралашканда Радий Хәбиров халык кәсепләренә ярдәм итүнең республика программасында каралган субсидияләрдән файдаланырга киңәш итте.

Алга таба Радий Хәбиров Уфа шәһәре сәнәгать предприятиеләренең казанышлары күргәзмәсен карады. Башкаланың Совет районы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган инсталляцияне тәкъдим итте. Уфа предприятиеләре һәм компанияләре җитәкчеләре белән аралашканда, Башкортстан Башлыгы аларның инвестицион планнары белән кызыксынды һәм дәүләт ярдәме чараларыннан, шул исәптән сәнәгатьне үстерү республика фонды линиясе буенча активрак файдаланырга киңәш итте.

Төбәк Башлыгы предприятие җитәкчеләренә катлаулы вакытта эш урыннарын саклаулары, җитештерүне үстерүләре һәм Башкортстаннан СВО ветераннарына актив ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.

Радий Хәбиров шулай ук "ЕСТЬ.ФЕСТ" шәһәр рестораннары фестивалендә булды. Ул инде алтынчы тапкыр "Уфа-Арена" каршындагы мәйданда уза.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас