

Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров адресына Русия көне белән котлау юллады. Анда болай диелә:
“Хөрмәтле Радий Фәрит улы!
Сезне Русия көне белән котлыйм.
Без Ватаныбызның бөек тарихы, халкыбызның зур казанышлары белән горурланабыз. Ата-бабаларыбыз васыятенә тугрылык, Ватанга мәхәббәт, аның киләчәге өчен җаваплылык безне илһамландыра, бергәләп сынауларны җиңәргә, куелган максатларга ирешергә булыша.
Сезгә уңышлар һәм иң яхшы теләкләр телим.
Владимир Путин”.
Русия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин да котлау җибәрде. Анда болай диелә:
“Хөрмәтле Радий Фәрит улы!
Сезне Русия көне белән котлыйм.
Бу бәйрәм үз иле белән горурланучыларны, аның тарихын, бөек җиңүләрен һәм казанышларын ихтирам итүчеләрне берләштерә. Һәм аның бүгенгесе һәм киләчәге өчен җаваплылыкны бүләргә әзер.
Русия һәрвакыт үзенең милли мәнфәгатьләрен, иминлеген һәм гражданнарның мөстәкыйль үсеш юлына хокукын яклады. Һәм бүген, элеккеге кебек үк, без Ватаныбызның бердәмлеген һәм бөтенлеген, бай мәдәни мирасны һәм буыннарның дәвамчанлыгын саклап калырга, үзгәрә торган дөньяда традицион кыйммәтләрнең терәге булып калырга тиеш.
Сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим.
Михаил Мишустин”.
Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаровтан котлау килде. Анда болай диелә:
Хөрмәтле Радий Фәрит улы!
Сезне Русия көне белән котлыйм!
Борынгы бабаларыбызның данлы традицияләрен саклап, без көчле һәм бәйсез дәүләт төзүне дәвам итәбез. Безнең бөек, сөекле Ватаныбызны - бер-беребезне ихтирам иткән илне киләчәк турында уйлыйбыз һәм үткәннәр, батырлыклар һәм казанышлар турында искә төшерәбез. Безнең көч патриотизмда, берләшүдә һәм бердәмлектә.
Сезгә сәламәтлек һәм иминлек, Ватаныбыз хакына яңа уңышлар телим!
Игорь Комаров".
Фото: glavarb.ru