Билгеләп үтик, элегрәк "Торатау" геопаркында шулай ук "Дальний Тюлькас" киселешен ачканнар иде. Бу - Русиядә Халыкара стратиграфик шкаланың "алтын кадаклар" (геологик чорлар чикләрен теркәүче эталон киселешләр) статусын алган беренче объектлары. Мондый уникаль табылдыкларны ачу бөтен дөнья өчен мөһим. Әйтик, КХР территориясендә - 10 "алтын кадак", ә АКШта алар – сигез.
Чарага Мәскәүдән, Екатеринбургтан, Казаннан, Ырынбурдан галимнәр һәм экспертлар, шулай ук Русия Фәннәр академиясе һәм “Роснедра” вәкилләре, Кытай, Казахстан, Мисыр, Малайзия, Иран, Кыргызстаннан чит ил кунаклары килде. Тантана башланыр алдыннан алар төбәк җитәкчесе катнашлыгында тармак конференциясендә геологик мирасны саклауның мөһимлеге турында фикер алышты.
Республикада эталон киселешләр барлыкка килү фәнне үстерүдә яңа адым ясарга мөмкинлек бирәчәк, Башкортстанның танылу дәрәҗәсен күтәрүгә, геопаркларны алга җибәрүгә, төбәкнең туристлык җәлеп итүчәнлеген үстерүгә һәм, нәтиҗә буларак, аның алга таба тотрыклы социаль-икътисади үсешенә ярдәм итәчәк.
“Усолка” киселеше янындагы мәйданчыкта Башкортстан Башлыгы һәм мөхтәрәм кунаклар геологик табылдыклар турында мәгълүмат белән танышты. Аннары "алтын кадак" ның символик ачылышы булды.
Радий Хәбиров төбәк халкын һәм кунакларын истәлекле вакыйга белән котлады, ЮНЕСКО фәнни бергәлегенә һәм экспертларына зур уртак эшчәнлек өчен рәхмәт белдерде.
- Безнең республика гаять зур табигый байлыкларга ия. Һәм безнең бурыч - аларны тикшерү һәм саклау, кешеләргә уникаль объектлар белән танышырга мөмкинлек бирү, - дип ассызыклады төбәк җитәкчесе. - Безнең геологик киселешнең "алтын кадак" статусын алуы - иң элек галимнәрнең хезмәте. Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан экспертлары бу объектны тикшерү өчен безнең белән бергә эшләде. Без бу юнәлештә алга таба да эшләячәкбез. "Усолка" - республика картасында мөһим туристик нокта да. Бирегә безнең Җирнең 300 миллионга якын тарихы белән танышу өчен килергә мөмкин. Барыгызны да әһәмиятле вакыйга - "алтын кадак" ачылу белән котлыйм.
Башкортстан Башлыгы шулай ук ЮНЕСКО белән республиканың уникаль табигый объектларын халыкара дәрәҗәдә тану буенча зур уртак эш турында сөйләде.
Русия Чит илләр эшләре министрлыгының күпьяклы гуманитар хезмәттәшлек һәм мәдәни элемтәләр департаменты директоры, ЮНЕСКО эшләре буенча федераль комиссиянең җаваплы секретаре Александр Алимов республика табигатенең уникальлеген билгеләп үтте, аны шул исәптән төбәкнең идарә командасы тырышлыгы белән дә саклап калалар.
«Башкортстанда халыкара әһәмияттәге геологик мирас объектларын саклау» конференциясе булды. Анда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, ЮНЕСКО, Русия Фәннәр академиясе, фәнни оешмалар һәм профильле федераль ведомстволар вәкилләре, шулай ук халыкара экспертлар катнашты.
Республика җитәкчесе үзенең сәламләү сүзендә ассызыклаганча, Башкортстан халыкара әһәмияттәге геологик мирас объектларын саклау мәсьәләләренә аерым игътибар бирә.
Төбәк җитәкчесе фән һәм мәдәниятнең Башкортстан үсешенең бердәм стратегиясендә интеграцияләнүенең әһәмиятен билгеләп үтте.
Фото: glavarb.ru