+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
13 июнь 2025, 03:30

Башкортстанның төп символы

Уфада Салават Юлаев һәйкәлен реставрацияләү буенча күләмле эшләр башлана Башкорт халкының милли герое, көрәшче һәм шагыйрь Салават Юлаев һәйкәле – Башкортстанның төп символларының берсе. Ул федераль дәрәҗәдәге мәдәни мирас объекты дип танылды, республиканың һәм аның башкаласының архитектур, тарихи һәм мәдәни йөзенең аерылгысыз өлешенә әверелде. Башкортстан гербында чыгып килүче кояш фонында Салават Юлаев һәйкәле сурәтләнгән. Русиядә иң зур атлы статуя ярты гасырдан артык чагу туристик, истәлекле урын булып тора, шәһәр халкын һәм кунакларын каршы ала һәм озатып кала. Һәйкәл Башкортстанның җиде могҗизасы арасына керде һәм, әлбәттә, төбәктә яшәүче һәркемнең йөрәгендә саклана.

Башкортстанның төп символыБашкортстанның төп символы
Башкортстанның төп символы

Әмма берничә ел элек борчылу өчен җитди сәбәп туды: Салават Юлаев һәм аның атының фигурасы авария хәлендә дип табылды, һәйкәлнең каркасы һәм аның астындагы постамент яраксыз хәлгә килгән. Киләчәк буыннар өчен Башкортстанның тарихи символын саклап калу өчен комплекслы фәнни тикшеренүләр үткәрелде. Алар һәйкәлне тарихи-архив һәм библиографик, архитектур-археологик үлчәүләр һәм инженер-технологик тикшеренүләрне үз эченә алган.


Җентекле тикшерүдән соң, скульптура композициясен комплекслы реставрацияләргә кирәк, дигән карар кабул ителде. Тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча материалларның гомум торышы турындагы нәтиҗәләр белән хисап төзелде, шулай ук объектның аэродинамик характеристикалары билгеләнде, инженерлык эзләнүләр башкарылды. Һәйкәлнең техник торышы турында экспертлар бәяләмәсеннән чыгып, нәтиҗә ясалды: аны саклау буенча кичекмәстән эшләр комплексын үткәрү таләп ителә.


2 июньдә республика Хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәкнең төп символы – Уфада Салават Юлаев һәйкәлен реставрацияләү буенча күләмле эшләр башлануы турында хәбәр итте. Төбәк җитәкчесе, ремонт кирәклеге күптән туды, дип билгеләп үтте.


– Кызганычка каршы, хәл-шартлар шундый, һәм без бу турыда берничә тапкыр әйттек: һәйкәлнең яше, аның технологик үзенчәлекләре һәм һава торышы реставрация таләп итүгә китерде. Ике ел дәвамында эзләнүләр алып барабыз һәм аның торышына бәйле хәл-шартларны анализлыйбыз, – диде Радий Хәбиров. – Бу вакыт эчендә кирәкле тикшеренүләр үткәрдек, берничә эксперт учреждениесен җәлеп иттек һәм һәйкәлне төзекләндерү буенча чаралар планын төзедек. Шулай ук, без Русия Сәнгать академиясеннән скульптураны тергезү эшләрен эксперт белән тәэмин итүне сорадык. График билгеләнде, безнең проект документациясе бар, ул Русия Федерациясе дәүләт экспертизасы бәяләмәсен алды. Һәм финанслау чыганаклары бар.


Республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Рөстәм Газизов хәбәр итүенчә, проект өч этапта гамәлгә ашырыла. 30 июньнән мәдәни мирас объектына керү мөмкинлеге чикләнәчәк: мәйданчыкта киртәләр урнаштырылачак. Икенче этапта, 2025 елның октябреннән 2027 елның апреленә кадәр, скульптураны сүткәннән соң Уфадагы махсус җиһазландырылган цехта реставрацияләячәкләр. Аннары территорияне төзекләндерү һәм фонтанны реконструкцияләү финал стадиясе булачак. Эшләрне 2027 елның сентябрендә, һәйкәл ачылуның 60 еллыгына тәмамларга планлаштырыла.


Радий Хәбиров ремонтның сыйфатына аерым игътибар бирергә кушты.


– Бу – тарихи момент. Уфага кергән вакытта 60 ел эчендә беренче тапкыр Салават Юлаевка һәйкәл күрмәячәкбез, чөнки ул сүтеләчәк. Бу – безнең барыбыз өчен дә сынау. Әмма ул һәйкәлне яңарту, ышанычлы, киләчәк буыннар өчен сакланган булсын өчен эшләнә, – диде төбәк җитәкчесе. – Өстәвенә, монумент янындагы бөтен территориянең, “Торатау” Конгресс-холлы машиналар кую урыныннан һәйкәлгә кадәр ябылачагын исәпкә алу мөһим, чөнки анда төзекләндерү эшләре башкарылачак. Бөтен процессны Русия Сәнгать академиясе һәм төбәк Иҗтимагый комиссиясе экспертлары озата барачак. Янә шуны билгеләп үтәсем килә: реставрациягә кичекмәстән керешергә кирәк.


“Һәйкәлнең торышы борчылу тудыра һәм эшне кичектерергә ярамый, – ди республика Мәдәни мирасның күчемсез объектларын саклау һәм файдалану буенча фәнни-җитештерү үзәге директоры, Русиянең Мәдәният министрлыгы тарафыннан аттестацияләнгән дәүләт тарихи-мәдәни экспертиза уздыру буенча эксперт, “ИКОМОС һәйкәлләрен һәм истәлекле урыннарын саклау буенча халыкара советның милли комитеты” төбәкара иҗтимагый оешмасының Русия бү-
леге әгъзасы Данир Гайнуллин. – Нигезләрнең җимерелүе аеруча зур куркыныч тудыра: грунтның “йөрүе” һәм җимерелүе теркәлә, алар күзгә бәрелеп тора. Фундаментны һәм конструкцияләрне ашыгыч ныгыту, шул исәптән нигез һәм стилобатны реставрацияләү, терәк өлешендә тимер-бетон плитәне алмаштыру һәм тутыкмый торган корычтан яңа плинт урнаштыру таләп ителә.


Һәйкәлнең үзендә ярыклар барлыкка килгән. Ачык урында урнаштырылган вакыттан алып, 60 ел эчендә җилгә, явым-төшемгә һәм температура үзгәрешенә дучар булган һәйкәл бер тапкыр да җитди реставрацияләнмәгән. Җимерелү нәтиҗәләре эчтә аеруча яхшы күренә. Символны югалту куркынычы бар!”
21 майда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Сәнгать академиясенең президенты Василий Церетели белән очрашты. Көн тәртибендә Салават Юлаевка һәйкәлне реставрацияләү мәсьәләләре тикшерелде.


– Күпмилләтле республикабызның бай мәдәни традицияләре бар. Билгеле бер тарихи дәвамлылык бар, – диде төбәк җитәкчесе. – Салават Юлаев һәйкәле – безнең үзенчәлекле истәлекле урыныбыз. Бу – үзенә күрә символ, халык җаны. Ул, шул исәптән, безнең гербта да сурәтләнгән. Хәзер монумент авария хәлендә, һәм аның язмышы зур борчылу тудыра. Без катлаулы дискуссияләр, фикер алышулар уздырдык һәм җәмәгатьчелекне скульптураның реставрациягә мохтаҗ булуына ышандырдык. Бездә инде техник экспертиза әзер, якындагы планнарда – эшләргә рөхсәт алу. Махсус комиссия җәмәгать күзәтчелеген башкарачак. Безгә ярдәм итүегез өчен рәхмәтлебез, һәйкәлне реконструкцияләүдә сезнең турыдан-туры катнашуыгызга өметләнәбез. Сезнең компетенциягез һәм тәҗрибәгез безнең өчен бик мөһим.


Василий Церетели ышаныч өчен рәхмәт белдерде һәм Салават Юлаевка куелган һәйкәлне реставрацияләүгә Русия Сәнгать академиясенең иң яхшы белгечләрен җәлеп итәчәген билгеләп үтте.


– Бу – җаваплы эш. Безнең инде зур тәҗрибәбез бар – без катлаулы проектлар башкардык, шул исәптән Христос Коткаручы храмы буенча. Һәм бу мәдәни мирас объектына бик җаваплы карыйбыз, барысын да югары дәрәҗәдә башкарачакбыз. Бу байлык гасырларга сакланырга тиеш, – диде Василий Церетели.
Эшлекле сөйләшүдән соң Уфа кунаклары журналистларның Салават Юлаев һәйкәлен реставрацияләүгә кагылышлы сорауларына җавап бирде. Билгеле булуынча, Василий Церетели илебезнең күп кенә танылган һәйкәлләрен реконструкцияләүдә катнашкан. Хәзер республика җитәкчелеге белән килешү буенча Салават Юлаев һәйкәлен реставрацияләүгә өлешен кертәчәк.


– Русия Сәнгать академиясе – илебезнең иң күренекле рәссамнарын һәм архитекторларын, гомумән, сәнгать, мәдәният эшлеклеләрен берләштерүче төп академия. Һәм безне әлеге проектның консультантлары буларак чакыру карары кабул ителүе өчен дә зур рәхмәт. Бу – бөтен ил өчен иң мөһим миссия, чөнки Салават һәйкәле безнең барыбыз өчен дә кыйммәтле мирас булып тора, – диде Василий Зурабович. – Һәйкәл реставрациягә мохтаҗ.


Скульптор билгеләвенчә, бу эштә Русия Сәнгать академиясе беренче чиратта эксперт буларак чыгыш ясаячак. Ягъни барысын да, һәр детальне, монумент өстендә эшләргә рөхсәт ителәчәк кешеләрне, белгечләрне контрольдә тотачак.


“Реставрация – ул катлаулы процесс. Өстәвенә, 60 елга якын элек урнаштырылган уникаль монумент белән эш иткәндә. Караганда без статуяның чуен өлешендә булган җәрәхәтләрне күрдек. Скульптура композициясенең эчен тикшерүләр корыч конструкциянең, беркетелгән төеннәрнең ярылуын һәм зыян күрүен ачыклаган. Болар барысы да җентекле реконструкцияләүне таләп итә”, – диде Русия Сәнгать академиясе академигы, Русиянең атказанган архитекторы Александр Мирианашвили.


“Салават Юлаев һәйкәле” федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объектын реставрацияләү турындагы үз фикерен Башкортстан Мәдәни мирас объектларын дәүләт саклавы идарәсе каршындагы Күзәтчелек советы әгъзалары да белдерде.


“Һәйкәлне ясалганда үз вакытының алдынгы ысуллары кулланылса да, бүген технологияләр камилләштерелә. Эшләрне профессионалларга ышанып тапшыралар. Һәр адымны Башкортстан Мәдәни мирас объектларын дәүләт саклавы идарәсе, шулай ук җәмәгатьчелек җентекләп күзәтәчәк, – ди Данир Гайнуллин. – Моның өчен Башкортстан Мәдәни мирас объектларын дәүләт саклавы идарәсе каршында Салават Юлаев һәйкәлен реставрацияләү мәсьәләләре буенча Иҗтимагый комиссия төзелде. Күзәтүчеләр, шул исәптән квалификацияле белгечләр, архитекторлар һәм башка белгечләр, мониторинг ясау һәм эш барышы турында җәмәгатьчелеккә җиткерү өчен тиз арада урынга чыга алачак”.


Башкортстан Мәдәни мирас объектларын дәүләт саклавы идарәсе җитәкчесе, Күзәтчелек советы рәисе Салават Колбахтин, хәзерге вакытта подряд оешмасын билгеләү буенча эш алып барыла, ә июнь ахырында ремонт һәм реставрация буенча әзерлек эшләре башланачак, дип белдерде. Проект кысаларында, объектның федераль әһәмиятен һәм конструктив элементларны исәпкә алып, “Ростехнадзор” ягыннан эшләр башкаруга контроль һәм күзәтчелек алып барылачак. Асылда башкарылган эшләр проект карарлары белән чагыштырылачак. Шулай ук, Башкортстан Мәдәни мирас объектларын дәүләт саклавы идарәсе күзәтчелекне гамәлгә ашырачак, мәдәни мирас объектын саклауда закон таләпләрен үтәүне тәэмин итәчәк.


“2020 елда Башкортстан Мәдәни мирас объектларын дәүләт саклавы идарәсе каршында Күзәтчелек советы төзелде, – диде Салават Колбахтин. – Аның составына компетентлы контрольне тәэмин итү өчен җәмәгать эшлеклеләре, тар юнәлешле белгечләр – металл белгечләре, геологлар, төзүчеләр һәм башкалар керде. Күзәтчелек советы реставрация эшләрендә актив катнашачак: болар – төзелеш мәйданчыгына һәм һәйкәлне ремонтлау эшләре башкарылачак цехка бару, процессның үтәкүренмәлелеген һәм җәмәгать контролен тәэмин итү.


Салават Юлаев һәйкәле Башкортстан, Русия һәм бөтен дөнья гражданнары өчен зур әһәмияткә ия. Ул республика һәм Уфа шәһәре символы булып тора, анда яшәүчеләрдә горурлык уята. Һәйкәлне саклау – зур җаваплылык. Башкортстан Мәдәни мирас объектларын дәүләт саклавы идарәсе 2018 елда ук һәйкәлнең авария хәлендә булуын ачыклады. Һәйкәлне агымдагы халәттә калдыру аны тулысынча югалту белән яный. Күренүенчә, реставрацияләү буенча кабул ителгән чаралар хокукый яктан кирәк һәм нигезле.


Һәйкәлне реставрацияләү өчен Мәскәүдәге – маршал Георгий Жуков, Санкт-Петербургтагы – Петр Беренче, шулай ук Мәскәүдә демонтаж ысулы белән реставрацияләнгән Минин һәм Пожарский һәйкәлләре кебек Русия мәдәни мирасының башка әһәмиятле объектларын реставрацияләү тәҗрибәсен өйрәндек. Салават Юлаев һәйкәленең үзенчәлекләре исәпкә алынды, шул исәптән ул эшләнгән материаллар да. Русиянең Мәдәният министрлыгы, проект оешмалары, реставрация тәҗрибәсе булган белгечләр, Русия Сәнгать академиясенең президенты Василий Церетели һәм танылган Русия скульпторы, академик, Русиянең халык рәссамы Салават Щербаков белән консультацияләр үткәрелде. Барлык тәкъдимнәр дә проект документациясендә исәпкә алынды.
Салават Юлаев һәйкәлен реставрацияләү – җаваплы һәм кирәкле чара. Башкортстан Мәдәни мирас объектларын дәүләт саклавы идарәсе, хокукый базага һәм тәҗрибәгә таянып, процессның максималь үтәкүренмәлелеген һәм җәмәгать контролен тәэмин итүгә омтыла. Бу киләчәк буыннар өчен һәйкәлне саклап калырга мөмкинлек бирәчәк”.


Бөтендөнья башкортлары корылтае Башкарма комитеты рәисе Юлдаш Йосыпов, шулай ук, Күзәтчелек советының һәр әгъзасының зур җаваплылыгы турында белдерде:


“Бүген без, җәмәгатьчелек, Салават Юлаев һәйкәлен реставрацияләү процессын бик дулкынланып күзәтәбез. Бу безне борчый гына түгел, иңебезгә зур җаваплылык та өсти. Минемчә, экспертлар җәлеп итү планында безнең таләпләр канәгатьләндерелгән. Һәм, чыннан да, хәзер бу эшкә актив кушылырга әзер булган кешеләр иң югары дәрәҗәдә хезмәттәшлек итә, алар – дөньякүләм югары класслы кешеләр. Эксперт белән тәэмин итү планында бездә ниндидер сораулар тумый. Күзәтчелек советы әгъзасы һәм Бөтендөнья башкортлары корылтае рәисе буларак, мин эксперт өлеше белән барысы да тәртиптә булачагына ышаныч белдерәм. Безгә алга таба да кулны пульста тотарга кирәк, кире элемтә төгәл булыр дип ышанабыз һәм, ахыр чиктә, ике елдан максатларга ирешәчәкбез”.


Белгечләргә бик катлаулы эш башкарырга туры киләчәк. Аның уникальлеге турында һәйкәлне реставрацияләү проекты авторларының берсе, югары категорияле рәссам-реставратор, Дәүләт реставрация фәнни-тикшеренү институтының (ГОСНИИР) металлдан ясалган әсәрләрне фәнни реставрация-
ләү бүлеге мөдире Павел Котельников сөйләде.


“Скульптор Сосланбәк Тавасиев тарафыннан бу һәйкәлне төзү тарихы үзе уникаль. Аның идеясе, билгеле булганча, сугыш елларында ук барлыкка килгән, ә 1967 елда тормышка ашырылган. Агыйделнең биек ярында урын бик уңышлы сайланган. Масштабы да бик тәэсирләндерә. Бу – сәнгать күзлегеннән караганда, бик зур һәм динамик һәйкәл. Ул миңа ошый.


Хәзер без һәйкәлнең лак-буяу өслегенең деструкциясен күрәбез, ат күкрәкчәсе югалган, төрле вакыттагы буяу катламнары күренә. Миңа билгеле булганча, һәйкәлне соңгы тапкыр 2014 елда буяганнар. Төрле вакытта төрле төскә буялган: ул коңгырт, кара, яшел һәм соры булган, – диде Павел Котельников. – Бу монумент, теләсә нинди әйбер кебек үк, игътибар һәм тәрбия таләп итә. Салават Юлаевка һәйкәл ярты гасырдан артык элек куелган, ул даими рәвештә агрессив әйләнә-тирә мохит тәэсирендә булган. Яңгыр, кар ява, кояш яктырта, һава температурасы үзгәрә. Болар барысы да һәйкәл конструкциясенә зур йогынты ясаган”.


Рәссам-реставратор сүзләренә караганда, техник яктан катлаулы, күләмле эш булачак.


“Каркас белән эшләү аеруча игътибар таләп итә. Күп нәрсә эшлисе бар. Иске буяуны, тутыгын чистартырга, төрле дефектларны, ярыкларны төзәтергә кирәк. Инженер күзлегеннән караганда, сәнгать эшләнмәләре – иң катлаулысы, анда стандарт детальләр юк бит. Салават Юлаев һәйкәле ни беләндер пазлга охшаган: ул болтлар белән тоташтырылган һәм төп каркаска беркетелгән. Катлаулылык һәйкәлне эчтән чистартудан, җитмәгән детальләрне монтажлаудан гыйбарәт. Мин үз тәҗрибәмдә чуеннан ясалган мондый зур һәйкәлне күргәнем булмады. Моннан тыш, реставраторның мөһим бурычы – һәйкәлгә яңалыклар кертмәү, детальләрне автор уйлаганча, алар нинди булган, шулай тергезү.


Салават Юлаев һәйкәле – Башкортстанның гына түгел, бөтен күпмилләтле дәүләтебезнең символы. Ярый әле аны реставрацияләү вакыты җитте, әгәр берни дә эшләмәсәк, аны югалтыр идек”, – дип саный рәссам-реставратор.


“Без хәзер тарихи карар кабул итүдә катнашабыз. Оныкларыбыз һәм туруннарыбыз бу һәйкәлне күрәчәкләр, аның изге милли урын, башкортның җаны һәм дөньякүләм әһәмияткә ия һәйкәл булуын аңлаячаклар, – диде скульптор, Русиянең халык рәссамы, академик, Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл авторы Салават Щербаков. – Әлбәттә, һәйкәлне цехта реставрацияләргә, белгечләр күзәтүендә әйткәннәрнең барысын да эшләргә, фундаментны алмаштырырга кирәк. Рәссамнарның, тарихчыларның, әдәбиятчыларның роле бик мөһим, әмма хәзер конструкторлар, металл коррозиясе буенча техник белгечләр әһәмиятлерәк. Һәйкәл урнаштырылган вакыттагы килеш сакланырга тиеш!”

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас