+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
16 июнь 2025, 09:00

"Безне чит илдә дә яхшы беләләр"

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә "Мәләвез минераль ашламалар" җәмгыятенең үсеш перспективалары турында фикер алыштылар.

"Безне чит илдә дә яхшы беләләр""Безне чит илдә дә яхшы беләләр"
"Безне чит илдә дә яхшы беләләр"

Предприятиенең генеральный директоры Роман Дьяк хәбәр иткәнчә, завод Русиянең химия тармагы лидерларының берсе булган «Азот» компанияләр төркеме составына керә һәм төрле билгеләнештәге өч төрле аммиак селитрасы чыгара. Продукцияне Русия төбәкләренә һәм якын чит илләргә җибәрәләр.

Предприятиедә 700 кеше эшли. 2024 елда сәнәгатьтә һәм авыл хуҗалыгында кулланыла торган 325 мең тонна продукция сатылган. Табыш күләме 6,5 митллиард сумнан артык.

Компания инвестиция эшчәнлегенә аерым игътибар бирә. 2024 елда кертемнәр 800 миллион сум тирәсе тәшкил иткән. 2025 елда күрсәткечне 1 миллиард сумга кадәр җиткерергә планлаштыралар.

– Эре инвестпроектны-концентрацияләнмәгән нитрат кислотасы агрегатын тергезүне гамәлгә ашыру бара, ул безгә җитештерү куәтләрен 50 процентка арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Комплексны 2026 ел ахырына кадәр эшләтеп җибәрергә планлаштырабыз, - дип хәбәр итте Роман Дьяк.

Компания шулай ук социаль проектларда актив катнаша. Предприятие ярдәме белән Мәләвездә Мәдәни башлангычлартормышка ашырылды – берничә арт-объект булдырылды, «чылбыр реакциясе» хәйрия йөгереше уздырыла, анда төркемнең барлык заводлары да катнаша. Быел шулай ук Җиңүнең 80 еллыгына 80 агач утырттык.

Башкортстан Башлыгы компания коллективына җитештерүне үстерүләре һәм социаль активлыклары өчен рәхмәт белдерде.

Фото: igenche.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас