+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
16 июнь 2025, 03:25

Яңгырлар явамы инде?

Башкортстан синоптиклары якындагы өч көнгә һава торышы фаразын хәбәр итте.

Яңгырлар явамы инде?Яңгырлар явамы инде?
Яңгырлар явамы инде?
"Башгидромет" мәгълүматлары буенча, бүген көндез урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак. Кайбер районнарда яшен, локаль боз. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан уртача, урыны белән көчле. Көндез +22, +27 градус.

Сишәмбе, 17 июньдә, урыны белән янә кыска вакытлы яшенле яңгырлар көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан, төньяк-көнбатышка күчеп, яшен вакытында көчле. Температура төнлә +11, +16, көндез +21, +26 градус.

Чәршәмбе, 18 июньдә, һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, яшенле яңгырлар көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан, көчле. Температура төнлә +9, +14, көндез +19, +24 градус.

Автор фотосы.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас