+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
17 июнь 2025, 17:10

"Җир коты"на рәхим итегез!

28 июньдә Мишкә районы территориясендә IV Төбәкара этномәдәни патриотик фестиваль - "Ер ҡото - Сила земли» узачак.

"Җир коты"на рәхим итегез!"Җир коты"на рәхим итегез!
"Җир коты"на рәхим итегез!

Чараны оештыручылар - Русия халыклары ассамблеясенең төбәк бүлеге, Башкорт хатын-кызлары җәмгыяте, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Башкортстан филиалы, Мишкә районы хакимияте. Бүген моңа кагылышлы матбугат конференциясе узды.

- Фестиваль Башкортстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның этномәдәни традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен пропагандалау һәм иҗтимагый абруен күтәрү, халыкның рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау, ветераннарга һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга социаль-психологик ярдәм күрсәтү, аларның әниләренә һәм хатыннарына ярдәм итү максатында үткәрелә.

Фестиваль кысаларында халык дәвалаучылары арасында осталык дәресләре, халык уеннары, фольклор-көнкүреш йолалары буенча тренинглар, гамәли сәнгать һәм һөнәрләр ярминкәсе узачак. Шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен «юридик десант», «Сәламәтлек поезды " эшләячәк, «Сәламәтлекне саклау һәм ныгытуның төп ысуллары» лекциясе узачак.

Бизнес даирәсе үзенең белем бирү проектларын тәкъдир итәчәк. Шулай ук «Бизнес-академия акселерациясе" тибындагы белем бирү программасына старт биреләчәк, диде "Ватанны саклаучылар" төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Гөлнур Колсарина.

Балалар өчен халык уеннары оештырылачак, гаилә мәйданчыгы, СВО катнашучылары өчен амулетлар ясау буенча осталык дәресе эшләячәк. СВО ветераннары арасында йөзү буенча спорт ярышлары узачак, шулай ук «Русия халыклары ассамблеясе» оешмасы әгъзалары өчен уку курсы да каралган.

Мануаль терапевтлар, массажчылар, хиҗам осталары, гирудотерапевтлар, дин әһелләре, табиблар, юристлар һәм психологлар эшләячәк.

Автор фотосы.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас