+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
17 июнь 2025, 09:45

Уфада Хәтер һәм кайгы көненә чаралар узачак

22 июнь - Русия тарихында иң кайгылы даталарның берсе. Бу көнне 1941 елда сугыш игълан итмичә Германия Советлар Союзына һөҗүм итә. Уфада Хәтер һәм кайгы көненә берничә чара планлаштырылган, дип хәбәр итә “Башинформ”.

Уфада Хәтер һәм кайгы көненә чаралар узачакУфада Хәтер һәм кайгы көненә чаралар узачак
Уфада Хәтер һәм кайгы көненә чаралар узачак

Мэрия матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 22 июнь иртәсендә һәйкәлләргә һәм мемориалларга чәчәкләр салу тантанасы узачак. Алар янында курсантлар, хәрби-патриотик клубларда һәм кадет сыйныфларында тәрбияләнүчеләр “Хәтер вахтасы”нда торачак.

20-22 июньдә паркларда һәм шәһәр скверларында “Хәтер шәме” Бөтенрусия акциясе узачак. Төрле буыннар вәкилләре үзләренең каһарман бабаларын, Бөек Җиңүне якынайткан кешеләрнең батырлыкларын искә төшерәчәк, шәмнәр кабызачак. Бер нокта Совет мәйданы булачак - монда чара 22 июньдә 2.00 сәгатьтә узачак. Аны Уфа шәһәр хакимиятенең яшьләр эшләре комитеты оештыра (6+ ).

Акцияне үткәрүгә, шулай ук, Башкортстан урыслары Соборы да кушыла, ул уфалыларны 20 июньдә 11.00 сәгатьтә Мөбәрәков урамындагы Юнармеецлар скверына чакыра. Биредә, шулай ук, сугыш чоры шигырьләре һәм җырлары яңгыраячак (6 +).

Яшүсмерләр һәм яшьләр клубларында, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә сугышчан хәрәкәтләр ветераннарын, СВОда катнашучыларны чакырып, геройлар өчен тематик батырлык дәресләре, сыйныф сәгатьләре, викториналар, лекцияләр, кинокүрсәтүләр үткәрәчәк (6 +).
.
Фото: bashinform.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас