+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
17 июнь 2025, 14:40

Уфаның түләүле парковкалары турында мәгълүмат

27 июньнән Уфада түләүле парковкалар эшли башлаячак. Расланган адреслы исемлек нигезендә, алар өчен шәһәрнең үзәк өлешендәге тугыз участокта 1188 урын билгеләнгән: Карл Маркс (Зәки Вәлиди урамыннан Достоевскийга кадәр), Пушкин (Аксаков урамыннан Новомостоваяга кадәр), Коммунистик (Аксаков урамыннан Дорофеевкага кадәр), Чернышевский (Гогольдән Цюрупага кадәр), Мостай Кәрим (Коммунистик урамнан Достоевский урамына кадәр), Ленин (Пушкин урамыннан Революцион урамга кадәр), Киров (Мостай урамыннан Курупская урамына кадәр), Достоевский (Лениннан Цюрупа урамына кадәр), Октябрь (Лениннан Цюрупа урамына кадәр), Революцион (Лениннан Новомостовая урамына кадәр).

Уфаның түләүле парковкалары турында мәгълүматУфаның түләүле парковкалары турында мәгълүмат
Уфаның түләүле парковкалары турында мәгълүмат

Түләүле парковканы гадәттәгедән ничек аерырга?

Түләүле парковка махсус юл билгесе - өзек зәңгәр линия белән билгеләнә. Аның янында тиешле юл билгеләре һәм мәгълүмати щитлар урнаштырылган.

Күпме һәм ничек түләргә?

Машина кую сәгатьләренең бәясе - 40 сум. parking02.ru порталында; "Горпарковки" мобиль кушымтасы аша; 2730 кыска номерына СМС ярдәмендә; якындагы банкоматта түләргә мөмкин. Түләмәгән өчен 1 500 сум штраф салыначак. «Горпарковки» мобиль кушымтасында һәм parking02.ru сайтында түләү функциясе каралган. Стоянканы 23:59 га кадәр түләргә мөмкин, бу очракта штраф билгеләнми.

Парковка турында тулырак мәгълүмат белән түбәндәге сылтанма буенча танышырга мөмкин: https://gorodufa.ru/about/info/news/17062025-platnye-parkovki-v-ufe-podrobno/

Фото: gorodufa.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас