

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, дәүләт заказы буенча «Пилотсыз авиация системалары» гомумдәүләт проекты кысаларында ДТЛК Башкортстан Урман хуҗалыгы министрлыгына «Геоскан 801» моделендәге 16 пилотсыз очкыч китергән инде. Ел ахырына кадәр ведомство тагын шундый ике машина алачак.
Башкортстан Башлыгы Дәүләт транспорт лизинг компаниясе белән хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелеген югары бәяләде.
- Республика, аерым алганда, янгынга каршы хезмәт һәм төбәк Урман хуҗалыгы министрлыгы өчен күпсанлы дроннар сатып ала. Бу - инфраструктураны ныгытуда мөһим адым, - диде Радий Хәбиров. - Пассажир транспортын сатып алу буенча да бергәләп эшләвебез мөһим. Киләчәктә заманча автобуслар сатып алырга ниятлибез.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: форумда имзаланган килешү төбәктә пилотсыз очкычларны куллануның перспектив өлкәләрен үстерүгә, дроннарны куллануның норматив-хокукый һәм техник базасын камилләштерүгә, профильле белем бирү программаларын эшләүдә һәм гамәлгә ашыруда катнашуга ярдәм итәчәк.
Фото: bashinform.ru