+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
19 июнь 2025, 14:30

Башкортстан Донецк республикасы белән дуслыгын ныгыта

Башкортстан һәм Донецк Халык Республикасы сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни өлкәләрдә багланышларны ныгыта.

Башкортстан Донецк республикасы белән дуслыгын ныгытаБашкортстан Донецк республикасы белән дуслыгын ныгыта
Башкортстан Донецк республикасы белән дуслыгын ныгыта

Бу хакта килешүләр Башкортстан Хөкүмәте һәм ДНР Хөкүмәте арасында хезмәттәшлек һәм тәҗрибә уртаклашу ниятләре турындагы килешүдә беркетелгән. Документка 19 июньдә Петербург Халыкара икътисади форумы мәйданчыгында республика Башлыгы Радий Хәбиров һәм ДНР Башлыгы Денис Пушилин кул куйдылар.

Башкортстан - Донбасс халкы өчен дустанә һәм бик якын, тугандаш республика. Шуңа күрә элек төзелгән уртак эш хәзер бизнес-бергәлекләрнең, предприятиеләрнең хезмәттәшлек мөмкинлеге белән тулыландырыла. Ә бу инде - икътисади яктан файдалы хезмәттәшлек, ул Башкортстан һәм Донецк халкына файда китерергә тиеш, - дип ассызыклады Денис Пушилин.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас