+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
19 июнь 2025, 17:45

Газ үткәрү мәсьәләсен тикшерделәр

Радий Хәбиров һәм Сергей Густов Башкортстан торак пунктларын газлаштыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Газ үткәрү мәсьәләсен тикшерделәрГаз үткәрү мәсьәләсен тикшерделәр
Газ үткәрү мәсьәләсен тикшерделәр

XXVIII Петербург Халыкара икътисади форумы мәйданчыгында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм «Газпром межрегионгаз» компаниясе генеральный директоры Сергей Густов төбәкне газлаштыруның соңгы
нәтиҗәләре турында фикер алыштылар һәм киләчәк хезмәттәшлек юнәлешләрен билгеләделәр.

Республика җитәкчесе «Газпром межрегионгаз» компаниясе белән нәтиҗәле хезмәттәшлекне билгеләп үтте. Башкортстан газлаштыру темплары буенча Русия төбәкләре рейтингында икенче урында тора.

Очрашуда Урыс Юрмашы газ бүлү станциясен төзеп бетерү мәсьәләләре каралды. Объектны эшләтеп җибәрү Уфа шәһәр агломерациясен газ белән тәэмин итүнең ышанычлы системасын булдыруны тәэмин итәчәк һәм якындагы торак пунктларга зәңгәр ягулык бирүне яхшыртачак.

– Бу проект күләмле башлангычларны тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк. Башкортстан Хөкүмәте һәм шәхсән Радий Хәбиров белән бик яхшы хезмәттәшлекне ассызыклыйсым килә, - диде Сергей Густов журналистлар белән әңгәмәдә. - Безнең уртак хезмәтебез реаль нәтиҗәләр бирә - газ республика халкының йортларына килә. Бу - зур һәм уртак эш нәтиҗәсе.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас