+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
19 июнь 2025, 17:48

"Газстройпром" Башкортстан белән хезмәттәшлекне киңәйтә

Петербург Халыкара икътисади форум кысаларында «Газстройпром» җәмгыяте генеральный директоры Николай Ткаченко һәм Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.

"Газстройпром" Башкортстан белән хезмәттәшлекне киңәйтә"Газстройпром" Башкортстан белән хезмәттәшлекне киңәйтә
"Газстройпром" Башкортстан белән хезмәттәшлекне киңәйтә

Документның төп максаты - партнерлык мөнәсәбәтләрен ныгыту һәм сәнәгать объектларын төзү һәм реконструкцияләү, шулай ук Башкортстан предприятиеләре продукциясен куллану өлкәсендә озак вакытлы хезмәттәшлекне үстерү.

Килешүдә уртак эшче һәм консультатив органнар төзү һәм хезмәттәшлек максатларына һәрьяклап ирешүгә юнәлтелгән шартнамәләр төзү каралган.

- Башкортстан - "Газстройпром" өчен инде туган төбәк, дип әйтергә була. Республикада безнең меңнәрчә хезмәткәр яши, бу - вахтачыларны Ямал объектларына китерү өчен төп хаб, уңайлы логистика һәм заманча инфраструктура. Өстәвенә, 2024 елда без Уфага «ГСП Центр» бүлендек компаниясен күчердек һәм бердәм хезмәт күрсәтү үзәген ачтык. Бу тулы цикллы төзелеш тармагында беренче һәм, ышанам, төбәктәге соңгы әһәмиятле проектыбыз түгел, - диде «Газстройпром» җәмгыятенең генеральный директоры Николай Ткаченко.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас