

Бүген XXVIII Петербург Халыкара икътисади форумы мәйданчыгында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм «Инжиниринг һәм инновацияләргә ярдәм итү үзәге» генеральный директоры Павел Дворниченко уртак эш турында фикер алыштылар һәм хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.
Әлеге Үзәк Русиянең эре корпорацияләрен үзебезнең ил тәэмин итүчеләренә ярдәм итүгә юнәлтелгән, ул Русия Икътисади үсеш һәм Сәүдә министрлыкларының грант программалары операторы булып тора.
Элегрәк Үзәк грантларын Башкортстанның өч предприятиесе – «Геофизика», «Буринтех» җәмгыятьләре һәм Уфа компрессорлар заводы алды. Ярдәмнең гомум суммасы 650 миллион сумнан артып китте. Барлыгы исә төбәктә потенциаль рәвештә Үзәк программаларында катнаша алырлык 500дән артык компания исәпләнә. Хәзер төбәк алынган акчалар күләме буенча илдә 7нче урында тора, планнарда - лидерлар бишлегенә күтәрелү.
Яклар төзегән килешү фәнни-технологик өлкәдәге проектларга ярдәм итүгә юнәлтелгән. Уртак эш җитештерүгә икътисади яктан нәтиҗәле продуктлар, беренче чиратта импортны алмаштыра торган продуктлар кертүгә ярдәм итәчәк. Төбәктә әлеге килешүне гамәлгә ашыру өчен җаваплы оешма «Башкортстан Республикасында инновацияләргә ярдәм итү үзәге» автоном оешмасы булачак.
Фото: bashinform.ru