

Бүген XXVIII Петербург Халыкара икътисади форумы кысаларында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русиянең Яктылык-техника тармагының фәнни-техник советы рәисе, «БООС Лайтинг ГРУПП» корпорациясе президенты Георгий Боос белән очрашты.
Көн тәртибендә - Башкортстанның торак пунктларын, автомобиль юлларын, сәнәгать һәм социаль инфраструктура объектларын яктырту системаларын комплекслы модернизацияләү һәм төзү проектларын гамәлгә ашыру. Башлангычны дәүләти-хосусый партнерлык механизмнарын кулланып гамәлгә ашырырга планлаштыралар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: тулаем алганда, тышкы яктыртуны яхшырту буенча төбәк программасы кысаларында Башкортстан шәһәрләрендә һәм районнарында 1,12 миллиард сумлык 53 меңнән артык яңа яктырткыч урнаштырылган. Акчаларны республика һәм муниципалитетлар бюджетларыннан бүлеп бирделәр. Киләсе елда 187 миллион сумлык 2,6 меңнән артык яңа яктырткыч урнаштырырга планлаштыралар.
Фото: bashinform.ru