+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
19 июнь 2025, 17:35

Яңа партнерларыбыз барлыкка килде

Яклар килешүгә кул куйды.

Яңа партнерларыбыз барлыкка килдеЯңа партнерларыбыз барлыкка килде
Яңа партнерларыбыз барлыкка килде

ФСК ДК структурасына кергән ФСК Регион һәм Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Петербург Халыкара икътисади форумында килешү имзаладылар. Якларның эше комплекслы төзелеш проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелеш тармагын үстерү максатларында багланышларга һәм озак вакытлы хезмәттәшлеккә юнәлтеләчәк.

Уртак эш ФСК Регионның төбәктәге беренче проектына – «Уфа-Сити» торак комплексына кагыла. Документка Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров һәм ФСК Регионның генеральный директорының беренче урынбасары Роман Капинос кул куйдылар.

– Без бүген торак комплексларның барлык кирәкле инфраструктура белән бергә барлыкка килүенә бик игътибар белән карыйбыз. Башкортстан 2030 елга кадәр 7,5 миллион квадрат метрдан артык торак төзергә йөкләмә кабул итте. Тулаем алганда, республика торакны сафка бастыруда тотрыклы уңай динамика күрсәтә. Узган бишьеллык эчендә без 10 миллион квадрат метрдан артык төзедек, – дип билгеләп үтте Андрей Назаров.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас