

Документка республика Башлыгы Радий Хәбиров һәм Саклык банкы президенты, идарә рәисе Герман Греф имза салды.
Килешү республиканың икътисадын һәм социаль өлкәсен комплекслы үстерүгә юнәлтелгән. Аерым алганда, ул өстенлекле милли, федераль һәм төбәк проектларын, дәүләт программаларын гамәлгә ашыруда, шулай ук тулай төбәк продукты күләмен арттырырга, икътисад тармакларында яңа эш урыннары булдырырга мөмкинлек бирәчәк инвестиция проектларын эшләүне һәм гамәлгә ашыруны күздә тота. Тышкы икътисади эшчәнлекне стимуллаштыруга аерым игътибар бирелә.
Төбәк Саклык банкы белән заманча технологияләр кертү, дәүләт идарәсендә аның нәтиҗәлелеген арттыру өчен ясалма интеллект элементларын куллануда хезмәттәшлекне үстерергә планлаштыра.
Килешүнең иң мөһим өлеше торак төзелешенә кагыла. Банк торак төзелешен үстерүнең федераль һәм республика программалары буенча «Торак төзү өчен саклык акча» кебек проектларны финанслауда катнашачак.
Сбер шулай ук республика халкына Финанс хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеген җиңеләйтәчәк, финанс грамоталылыгын арттыру буенча чаралар үткәрәчәк, клиентларга дистанцион хезмәт күрсәтү системасын үстерәчәк.
- Сбер - Башкортстанның күптәнге һәм ышанычлы партнеры. Без бергәләп республика өчен әһәмиятле инфраструктура, социаль, технологик проектларны гамәлгә ашырабыз, - дип ассызыклады төбәк Башлыгы Радий Хәбиров. - Хәзер хезмәттәшлекнең яңа дәрәҗәгә чыгуы мөһим. Бүген без имзалаган килешү икътисадыбыз үсешенә ярдәм итәчәк һәм безнең алда торган бурычларны хәл итүдә ярдәм итәчәк.
Фото: bashinform.ru