

"Саннар уртача күпьеллык күрсәткечләр кысаларында калса да, судагы фаҗига һәм югалтулар бар. Бигрәк тә балаларны югалту. Судагы фаҗигаләрнең төп сәбәпләре шул: олылар исерек хәлдә үлә, балалар исә олылар игътибарыннан мәхрүм кала. Барысы да җиһазланмаган урыннарда коеналар. Әгәр барлык хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәсәк – суда фаҗига куркынычы минималь булачак",- диде Эдуард Идрисов.
Ул шулай ук җиһазландырылган пляжны сайлауның ни өчен бик мөһим булуын аңлатты. "Биредә сулыкның төбе тикшерелгән, су төбендә сәламәтлеккә зыян китерә алырлык әйберләр юк, тирәнлеге - 2 метрга кадәр. Балаларны коендыру өчен урыннар бар. Хәвефсезлек зонасы буйкалар белән әйләндереп алынган. Пляж коткару чаралары белән җиһазландырылган. Пляжда оператив рәвештә беренче ярдәм күрсәтергә һәм коткарырга әзер матрос-коткаручылар кизү тора".
Бүгенге көнгә республикада 174 рәсми пляж декларацияләнгән. Алар турындагы мәгълүматны Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәсе сайтында һәм республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча Дәүләт комитеты сайтында белергә мөмкин. Башкортстанның балалар лагерьлары территориясендә 11 пляж декларацияләнгән. Аларга таләпләр башка җиһазландырылган пляжларга булган кебек үк катгый.
Фото: "Башинформ"