

Ел башыннан республикада һәлак булган 46 кеше судан чыгарылган. Өлкәннәр арасында су коену мизгелендә суда һәлак булу очракларының төп сәбәбе – җиһазландырылмаган урыннарда һәм исерек хәлдә коену.
Күпләр өчен ял спиртлы эчемлекләр эчү белән күзаллана. Рәсми пляжларда алкоголь эчәргә рөхсәт ителми. Кешеләр, кирәкле минималь хәвефсезлек дәрәҗәсен санга сукмыйча, җиһазландырылмаган урыннарга китә һәм алкоголь кулланып ял итәргә тырыша.
Алкоголь үз-үзеңә артык ышану тойгысы уятып кына калмый, ул организмга көчле йогынты ясый. Кан тамырлары киңәя. Кеше, спиртлы эчемлекләр эчкәннән соң, салкынча суга керсә, аның инфаркт яисә инсульт алу куркынычы бар. Бу - суда исерек хәлдә һәлак булуның иң еш сәбәбе. Шуңа да без һәрвакыт “алкоголь белән су яраша алмый” дибез.
Суга исерек хәлдә кердең икән, ярга исән-сау чыгуга тулы ышаныч була алмый.
Фото: orenburg.media