+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
21 июнь 2025, 19:15

Бу көн кабатланмасын!

22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне.

Бу көн кабатланмасын!Бу көн кабатланмасын!
Бу көн кабатланмасын!


1941 елның 22 июне – ил тарихына кара хәрефләр белән язылган кайгылы көн. Моннан 84 ел элек, нәкъ шушы көннең таңында, фашистлар Германиясе, сугыш игълан итмичә, Советлар Союзына бәреп керә. Дошман авиациясе аэродромнарга, тимер юл станцияләренә, хәрби-диңгез базаларына, гаскәрләрнең даими урнашу урыннарына, дәүләт чигеннән 250-300 чакрымга кадәр эчкә үтеп, күп кенә шәһәрләргә һөҗүм итә.

Канкойгыч сугыш башлана. Беләбез, ул озак еллар дәвам итә, күпләрнең гомере өзелә, авыллар-шәһәрләр җир йөзеннән җуела. Җиңү яулау өчен зур корбаннар бирелә. Шуның өчен дә Ватанны саклау хакына үлемгә барган, һәр карыш җир, тыныч тормыш һәм иминлек өчен көрәшкән, дөньяны фашист илбасарларыннан азат иткән батырлар турындагы истәлекне саклау һәм киләчәк буынга тапшыру – һәркайсыбызның изге бурычы. Бөек Ватан сугышында башын салганнарның үлемсез батырлыгы йөрәкләребездә мәңге калачак. Киләчәк буыннар өчен алар һәрвакыт батырлык, ватанпәрвәрлек һәм рухи ныклыгыбыз үрнәге булачак.

22 июнь 1992 елдан Русия Федерациясе Югары Советы карары белән Ватанны саклаучыларны искә алу көне дип билгеләнде. 1996 елның 8 июнендә Президент Борис Ельцин указы белән ул көн Русия Федерациясендә Хәтер һәм кайгы көне дип игълан ителде.

Бу көнне Русиядә хәтер акцияләре оештырыла. Шуларның берсе – “Хәтерне саклыйбыз” акциясе.

Ул 21еннән 22 июньгә каршы төндә (03.00-04.00 сәгатьтә) Бөек Ватан сугышында һәлак булган Ватанны саклаучылар истәлегенә уздырыла.

Сугыш 27 миллионнан артык совет гражданын – хәрбиләрне, картларны, балаларны, тыныч халыкны үтерә. Бу безнең халык тарихында зур фаҗига, кайгы. Без-бу коточкыч сугышта җиңгән кешеләр буыны. Һәм без һәрвакыт моның белән горурланачакбыз. Бу датаны онытырга хакыбыз юк. Ул безгә көч бирә, нинди илдә яшәвебезне һәм безнең ата-бабаларыбызның нинди булуын аңларга мөмкинлек бирә. Ләкин бүген без яңадан нацизм белән көрәшергә мәҗбүр, безнең егетләр яңадан алгы сызыкта. Алар Бөек Җиңү истәлегенә хәрби бурычларны лаеклы хәл итәләр, безне, Ватаныбызны яклыйлар.
Хәтер һәм кайгы көненә багышланган истәлекле чаралар республиканың күп кенә шәһәрләрендә һәм районнарында узачак.

 

Фото: culture.ru 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас