Республиканың Уфа районында Башкортстанның Елкычылыкны үстерү ассоциациясе башлангычы белән ат үрчетүчеләр форумы узды. Чарада Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Ветеринария буенча дәүләт комитеты, "Россельхознадзор" вәкилләре, республиканың һәм Русиянең әйдәп баручы галимнәре, шулай ук елкычылык хуҗалыклары җитәкчеләре һәм белгечләре, ат хуҗалары катнашты.
Фото: Фото: пресс-служба МСХ РБ