Төбәк җитәкчесе инвестицион сәясәтнең төп юнәлешләре һәм республика делегациясенең ПМЭФтагы бурычлары турында сөйләде.
- Исәнмесез, Радий Фәритович. Форумда сезнең программа бик бай. Имзаларга насыйп булган килешүләр турында җентекләбрәк сөйләргә мөмкинме?
Радий Хәбиров: чыннан да, бүген шактый бай көн. Республика ПМЭФта беренче ел гына катнашмый. Без форумны төбәкне алга җибәрү һәм инвесторлар җәлеп итү өчен төп икътисади мәйданчык буларак кабул итәбез. Шуңа күрә, кагыйдә буларак, монда алдан ук очрашулар әзерләнгән инде. Әмма ниндидер планлаштырылмаган инвесторлар килә торган бик күп тарихлар да булды. Без сөйләшәбез һәм уртак карарларга киләбез.
Әлбәттә, безнең идарә итү командасы эшенең мондагы беренче һәм төп игьтибары - инвесторлар белән хезмәттәшлек итү. Бу - агымдагы инвестицияләрне бәяләү, бу - урында ук карар кабул итү, нәрсәнедер төзәтү мөмкинлеге. Бүген яңгыраган күп кенә тәкъдимнәр инвестиция нияте характерында. Кагыйдә буларак, аларның күбесе киләчәктә гамәлгә ашырыла. Монда горизонталь багланышлар булуы бик мөһим, чөнки безгә, төбәкләргә, үзара актив хезмәттәшлек итәргә кирәк. Тормыш безнең тыгызрак хезмәттәшлек итәргә тиешлегебезне күрсәтә, чөнки элегрәк без эшнең башка юнәлешләре белән мавыга идек. Бүген безнең Якутия, Томск өлкәсе, Донецк Халык Республикасы белән диалог булды, социаль-икътисади үсеш турында килешү имзаладык.
Биредә Хөкүмәтнең барлык әгъзалары да диярлек булуы бик мөһим. Безгә урында кыскача сөйләшүләр үткәрү бик уңайлы. Аерым алганда, бүген гражданлык авиациясе, безнең аэропорт эшчәнлеге һәм "Росавиация" җитәкчелеге белән маршрут челтәрен үстерү белән бәйле бөтен нәрсәне җентекләп тикшердек. Бу - очрашулар һәм килешүләр имзалауның даими агымы. Ялгышмасам, республика бүген генә дә 15ләп килешүгә кул куйды.
- Моннан мин инвестиция мохите тулы тәртиптә дигән нәтиҗә ясыйм. Санкцияләргә карамастан, без оптимизмны югалтмыйбыз.
Радий Хәбиров: соңгы елларда, мөгаен, бу рекордлы күрсәткечләрнең берседер: республика алты ел рәттән инвестицияләр җәлеп итүдә үз позицияләрен яхшыртты. Бу процентларда, конкрет сумнарда чагыла. Һәм, шул исәптән, төбәкне инвестицион җәлеп итүчәнлек рейтингында (инвестицион мохит торышының милли рейтингы) – без өченче урында.
Әлбәттә, бездә борчылулар да бар, алар нигезсез түгел: санкцион басымның икътисади нәтиҗәләре белән бәйле булган һәр нәрсә, әлбәттә, безнең өчен билгеле бер тискәре нәтиҗәгә ия. 2025 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча бездә инвестицияләр күләме бераз түбәнрәк – узган ел дәрәҗәсеннән 99 процент тирәсе. Бу безгә хәтта гадәттән тыш катлаулы 2025 елны да инвестицияләрдә плюс белән тәмамлаячакбыз дип уйларга нигез бирә. Күп кенә инвестицияләр күпьеллык гамәлгә ашыру характерына ия. Шуңа күрә төп бурыч - һәрвакыт яңа инвестицияләр формалаштыру. Дөресен әйткәндә, без монда яңа инвесторлар эзлибез.
Сез беләсезме, бизнес-бергәлектә пессимистик кәефләр очрый: янәсе, без көнбатыштан алган заманча технологик чишелешләргә керү мөмкинлеге юк, төп ставка югары, экспорт мөмкинлекләрен чикләү һ.б. әмма Русия Федерациясе Хөкүмәте тәкъдим иткән ярдәм чаралары белән төгәл һәм интенсив эшләү, төбәкнең эчке ресурсларын мобилизацияләү бу чорны тотрыклы узарга мөмкинлек бирә.
- Һәм сез атап үткән башка төбәкләр белән багланышлар.
Радий Хәбиров: әлбәттә. Шулай ук безне көткән дәүләтләр белән хезмәттәшлек. Андыйлар бар.
- Яңа проектлар яңа югары квалификацияле кадрлар таләп итә. Сез бу мәсьәләне ничек хәл итәсез?
Радий Хәбиров: миннән «республикада алты ел рәттән инвестицияләр үсеше ничек килеп чыкты?" дип сорыйлар. Безнең өстенлекләрнең берсе - инвесторларга хезмәт ресурслары тәкъдим итә алуыбыз. Бу бик мөһим мәсьәлә. Ул нәрсәдә чагыла? Бу - демографик күрсәткечләр.
Беренче. Республикада яшьләр шактый күп. Без Идел буе федераль округында яшьләр саны буенча беренче урында торабыз.
Икенче. Без урта һөнәри белем бирүнең иң тармакланган системасын саклап калдык. Күз алдына китерегез, республикада 92 урта һөнәри белем бирү учреждениесе бар – барысы да ныклы. Русия Федерациясендә Мәгариф министрлыгы линиясе буенча «Профессионалитет» проекты гамәлгә ашырыла. Проектта катнашучыларның иң күбесе - безнең республикада. Бу программага Башкортстанның 18 колледжы керә. Бу бик нәтиҗәле һәм файдалы. Бу - матди базаны яхшырту, квалификацияне күтәрү, укыту программаларын бүгенге таләпләргә һәм өстенлекле юнәлешләргә яраклаштыру. Без профессиональ кадрлар әзерлибез, һәм бу бик мөһим.
Иртәгесе көн турында уйлый башлаган күп кенә предприятиеләр, бүгенге проблемалар белән очрашып, үзләренең дә инвестицияләр кертергә, урта һөнәри белем бирү учреждениеләре белән тирәнрәк хезмәттәшлек итәргә тиешлеген аңлый башлый. Бу, дөресен әйткәндә, начар килеп чыкмый.
Югары белемгә килгәндә, ул болай да шактый яхшы бара иде. Русия Фән һәм югары белем министрлыгы ярдәмендә без ел саен бюджет урыннары санын арттырабыз. Һәрбер укучыбыз бюджет урынына эләгергә мөмкин. Әлбәттә, моның өчен яхшы белем кирәк. Конкурс булырга тиеш. Шуңа күрә безнең өстенлекләрнең берсе - без яңа предприятиеләргә һәм инвестиция проектларына производствоны кадрлар белән тәэмин итү мөмкинлеге бирергә әзер.
- Бик зур рәхмәт. Сезгә уңышлар телим.
Фото: glavarb.ru