+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
23 июнь 2025, 05:30

Мәче янгынга сәбәпче булган...

Көнкүрештә хәвефсезлекне тәэмин иткәндә нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?

Мәче янгынга сәбәпче булган...Мәче янгынга сәбәпче булган...
Мәче янгынга сәбәпче булган...
БСТ телеканалында җәйге чорда хәвефсезлек мәсьәләләренә багышланган брифинг барышында Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше идарәсе башлыгы урынбасары Петр Ильин көнкүрештә хәвефсезлекне тәэмин иткәндә нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге турында сөйләде.
"Плитәләргә игътибарлы булыгыз. Аның төймәләренә саксыз басу да куркыныч тудыра. Мәче тәпиләре белән плитәне кабызган очраклар да бар, һәм бу янгынның сәбәбе булган. Плитә өстендәге ризыкны караучысыз калдырмагыз. Кайнап торган майны су белән сүндермәгез!».
«Тәрәзәләр. Әгәр өйдә кечкенә балалар бар икән, тәрәзәләргә ачкычтан башка аны ачып булмый торган йозак кую яхшырак, бары тик җилләтү режимына гына көйләргә кирәк. Шуны истә тотыгыз, москит челтәрләре хәтта сабый баланың авырлыгын да күтәрә алмый. Өйдәге бала һәрвакыт сезнең күз алдыгызда булырга тиеш".
"Өйдә янгын сүндергеч булырга тиеш. Кайда һәм кайчан башланачагын белсәң, теләсә нинди янгынны бер стакан су белән дә сүндерергә мөмкин".
"Йортыгызда янгын хәбәрчесе урнаштырыгыз. Һәр бүлмәдә булса, яхшырак. Ул көчле тавыш белән куркыныч турында хәбәр итәр. Күптән түгел Стәрлетамакта янгын вакытында хуҗалар уянмаган. Аш бүлмәсендә суыткыч тоташтырылган озынайткычта кыска ялганыш булган. Кешеләр һәлак булды. Аларның фатирында янгын турында кисәтә алырлык янгын хәбәрчесе булмаган, ә ул булса, фаҗигадән качарга мөмкин булыр иде, кешеләр исән калыр иде».
Электр приборларына игътибар итегез. Өйдән чыгып киткәндә, приборларны розеткалардан сүндерергә кирәк. Шулай ук аларны зарядка җайланмаларыннан вакытында алу мөһим.

Фото МЧС.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас