+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
24 июнь 2025, 10:30

Суга батучыга ничек ярдәм итәргә?

Җәйге чорда хәвефсезлек мәсьәләләренә багышланган брифингта суга батучыга беренче ярдәм күрсәтергә өйрәттеләр.

Суга батучыга ничек ярдәм итәргә?Суга батучыга ничек ярдәм итәргә?
Суга батучыга ничек ярдәм итәргә?
Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенең 40нчы янгын-коткару часте каравыл начальнигы Азат Тимербулатов җәйге чорда хәвефсезлек мәсьәләләренә багышланган брифингта суга батучыга беренче ярдәм күрсәтү турында сөйләде һәм күрсәтте.
“Беренче чиратта кешене судан чыгарырга һәм тигез җиргә салырга, аркасына әйләндерергә, аның сулышы бармы-юкмы икәнен билгеләргә кирәк.
Башын артка ташлатабыз – үзебез колакны аның иреннәренә һәм борынына куябыз һәм 20гә кадәр саныйбыз. Колак белән сулышын тоярга, күзнең кырые белән күкрәк читлеге күтәреләме-юкмы икәнен күрергә тырышабыз.
Каешын, күкрәк читлеген кыса торган әйберләрен ычкындырабыз.
Аннары күкрәк читлегенең урта өлешеннән ике бармакка өскәрәк уч белән басабыз. Кулларны йозак формасында куярга була. Кабыргаларга басым ясамас өчен бармаклар күтәрелгән булырга тиеш. Уч төбе белән генә басабыз.
30 тапкыр басудан башлыйбыз. Басым тирәнлеге 5 сантиметрга кадәр. Басу тизлеге – минутына 100-110. Бу тиз һәм җиңел түгел, физик яктан авыр. Ярдәмчеләр булса, яхшырак булачак.
Йөрәк-үпкә реанимациясе 30 минут дәвамында үткәрелә. Әгәр зыян күрүче аңына килсә, аны ян ягына салабыз һәм ашыгыч ярдәм килүен көтәбез. Ашыгыч ярдәм килгәнче, зыян күрүче яныннан китәргә ярамый".

Фото: МЧС по РБ

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас